Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ачык булса тарих капкалары Үткәннәргә кайтыр юллар бар...

Ленино-Кокушкино үзәк китапханәсендә күп кенә пьесалар авторы, үзенең туган авылы тарихына битараф булмаган, архив материалларга таянып, эзләнүләр, сораштырулар нәтиҗәсендә авылыбызның килеп чыгышын, үткәнен, бүгенгесен барлап, зур хезмәт язган шәхес Рәхимҗан Гаптуллаҗан улы Әхмәтҗановның “Үшнә елгасы буйлап” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды.

Әлеге  чарада  авыл тарихына битараф булмаган авылдашлар, укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты. Очрашу кичәсе Рәхимҗан Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм балачагы турында таныштыру белән башланды.
Рәхимҗан Гаптуллаҗан улы Әхмәтҗанов 1946 елның 9 маенда Ленино-Кокушкино авылында (элеккеге Апакай) дөньяга килә. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Ул киң профильле механизатор булу теләге белән Биектау районы Чебоксар авыл хуҗалыгы училищесына керә. 1962–1964 елларда бөртек комбайннарында эшли, җәмәгать эшләре дә башкара – зур совхозның комсомол секретаре була.
1964 елда Казан ветеринария институтына укырга керә. Шуның өстенә 1965 елда КПСС сафларына кабул ителә. 1969 елда зоотехник-галим дипломы алган егетне Питрәч районы авыл хуҗалыгы идарәсенә өлкән зоотехник итеп билгелиләр. Ә 1972 елда ул Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсенә баш зоотехник итеп җибәрелә. Яхшы белгеч һәм оста оештыручы буларак, әлеге өлкәдә күп хезмәт куя.
Рәхимҗан ага, лаеклы ялга чыккач, язу эше белән ныклап шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә күп кенә повестьләр  авторы: “Яшик әле бергәләп” (2008 ел), “Каргыш төшсен, димә” (2019  ел), “Үги ана” (2018 ел), “Күл буйлары” (2018  ел), “Сугыш чоры балалары” исеме астындагы повестьләре бүгенге көндә дә Мәйдан журналы битләрендә басыла. Ул гына да түгел, шигырь язу белән дә мавыгып, төрле темаларга каләм чарлый.
Кичә тарихи материалларга нигезләнеп, авылның килеп чыгышы, халыкның ничек килеп урнашуы, Бланк гаиләсе һәм В.И.Ленинның Апакай (Кокушкино) тарихында калдырган эзләре, аның авылга карата якты истәлекләре, ярдәм итүе, хат язып та, җавапсыз калдырмаган вакытлары турында мәгълүматлар, сугышка кадәр һәм сугыштан соң чор, андагы тормыш, мәктәп, мәчет, йортлар салынуы, 1961 нче елда кошчылык фабрикасының сафка басуы турында cөйләнелде. Рәхимҗан ага, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап,  Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан шәхесләребезне барлый, исемлек китапта урын алган. Шулай ук китапта, Салкын Чишмә,  Черемышево, Үшнә, Олы Бутырка, Змеево, авыллары тарихлары, юкка чыккан авыллардан: Неялово, Олы Кадыли, Кече Кадыли авыллары турында мәгълүмат,  архив фотолар белән тулыландырылган.
Тарихи кичә ахырында, “Җәүһәр” ансамбле чыгышы барыбыз өчен дә бәйрәмгә бер нур өстәде. Ә соңыннан, Рәхимҗан агага багышланган күргәзмә белән танышып, тарихи вакыйгаларны яңартып, килгән кунакларыбыз өйләренә таралышты.
Рәхимҗан Гаптуллаҗан улы Әхмәтҗановның “Үшнә елгасы буйлап” дип исемләнгән китабы барыбыз өчен дә горурлык, үткәннәргә нәсыйхәт, хөрмәт булып ирешсен иде. Якташыбыз Рәхимҗан Гаптуллаҗан улы Әхмәтҗановка алдагы көннәрендә дә саулыкның ныгын, гомернең озынын, иҗат уңышлары теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса