Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Адвокат шәхси фатирда башкару тыелган эшләр турында аңлатты

Бу турыда адвокат Елена Кудерко «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Фатирда кайсыбер эшләрне башкару закон буенча тыелган. 

Иң беренче чиратта, чикләү торак пространствосына кагыла. Күп фатирлы йорт балконында шартлау һәм янгын чыгу куркынычы булган предметлар сакларга, әгәр конструкциядә каралмаган булса, балконга киптергечләр куярга ярамый. Шулай ук балкон һәм тәрәзә кәрнизләренә чәчәкләр куярга да ярамый.

Аш бүлмәсендә ремонтка кагылышлы чикләүләр дә бар.

Газ кертелгән аш бүлмәсендә арка ясарга, ишекләрне сүтеп алырга ярамый. Аш бүлмәсен икенче бүлмә белән тоташтыру, уртак пространство ясау тыела», – ди адвокат.

Өйдә кайсыбер эшләрне башкару тыела. Мәсәлән, һөнәри тегү машинасында тегү, сату өчен әйберләр пешерү, массаж ясау, багучылык белән шөгыльләнү, халык медицинасы белән шөгыльләнү тыела, ди белгеч.

Кудерко сүзләренчә, Россиянең кайсыбер шәһәрләрендә фатирда асрый торган йорт хайваннары санын чикли торган законнар да кертелә. Мәсәлән, Тольяттида яшәүчеләр икедән артык песи асрый алмый. Моның өчен уртача бер мең сум күләмендә штраф салалар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X