Африка чумасы кабынуына юл куймас өчен, кагыйдәләрне төгәл үтәгез
Түбән Новгород һәм Ульяновск өлкәләрендә африка дуңгыз чумасы ачыкланды. Бу йорт, кыргый дуңгызларны зарарлый һәм аларның үлеменә китерә торган куркыныч авыру. Дуңгызларга африка чумасыннан вакцина юк. Безнең районда зур авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дуңгызлар үрчетмиләр. Әмма аларны кайбер шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрыйлар. Районда дуңгызларда африка чумасына юл куймау буенча киңәшмә үтте.
Дуңгызларда африка чумасы вирусы тышкы мохиттә тотрыклы, ярты елга кадәр туфракта, агач, кирпеч, бетон өслекләрендә яшәргә сәләтле, чи иттә яшәргә мөмкин. Авыру яки авырып терелгән дуңгыздан иярергә мөмкин. Хайван терелгәч тә, вирус организмда ике елга кадәр һәм аннан да күбрәк саклана. Авыру хайваннар бер-берсе белән янәшә булганда иярә. Әмма куркыныч вирус зур территориядә – транспорт, ветеринарлар инструментлары, су, печән, тирес аша да таралырга мөмкин.
Бүген Россиядә дуңгызларда африка чумасы буенча эпизоотик хәлнең начар булуы 7 төбәктә күзәтелә. Яңа чыганакар барлыкка килү куркынычы саклана. Еш кына хуҗаларның ветеринария киңәшләренә игътибар итмәүләре ачыклана. Авыруның үтеп керүенә юл куймас өчен, һичшиксез, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Дуңгызларга кыргый кабан дуңгызлары яшәгән урыннарда – урманнарда, болыннарда, чокырларда чабылган үләнне ашатырга ярамый. Урман массивлары аша ага торган елгалардан, инешләрдән малларга су бирергә кирәкми. Дуңгызларны ябык биналарда яки ышанычлы койма белән әйләндереп алынган, изоляцияләнгән урыннарда асрарга кирәк. Дуңгызларны ирекле йөртүгә һәм аларның мөгезле эре терлек, песиләр, этләр белән янәшә йөрүенә юл куймау яхшырак, чөнки алар африка чумасы вирусын йоктырырга мөмкин. Хуҗалыкка чит кешеләрне кертүгә юл куярга ярамый, дуңгызларны карау өчен аерым кием-салым һәм инвентарь кулланырга кирәк. Азык-төлек калдыкларын, һичшиксез, кайнатырга кирәк. Дуңгызларның авыру һәм егылу очракларын, үз-үзләрен начар тотышын яшерергә ярамый. Дуңгызлар, дуңгыз балаларын ветеринария белешмәләреннән, таныклыкларыннан башка сатып алырга ярамый. Дуңгызларны күчерү өчен ветеринария хезмәтеннән рөхсәт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа