Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Агач утырту - изге эш

Урман үсентеләре һәр кешенең тормышында һәм сәламәтлегендә зур роль уйный.

Мәктәптә биология дәресләрендә үк без агачларның  кислород бүлеп чыгаруын белдек, аннан башка без биш минут та яши алмыйбыз. Шуның белән бергә, агач йортлар төзүдә, мебель, кәгазь, музыка уен кораллары һәм башка күп кенә эшләрдә киң кулланыла. Әмма урманнар кимергә тиеш түгел, бу экологик һәлакәт белән яный. Шуңа күрә киселгән һәр агач урынында кеше яңасын утыртырга тиеш. Республикада ел саен үткәрелә торган "Агач утырту көне” акциясе - Казанда, Биектау районында һәм бездә, Иске Шигали авылында узды. Шулай ук питрәчлеләр шушы көннәрдә район үзәгендә дә агач үсентеләре утырттылар, киләчәктә парк-аллея барлыкка киләчәк.

"Агач утырту көне”  битараф булмаганнарны  бергә җыйды
Иске Шигали авылы янында  агач  үсентеләре утырту өчен туфракны  махсус техника алдан ук әзерләп куйды. Көрәкләр белән коралланып, эшкә керешәсе генә кала иде. Республиканың 24 ведомствосы, шул исәптән Питрәч оешмалары бу эшкә әзерлекләрен  белдерде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу изге эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр елдан-ел арта бара.
- Без район хастаханәсеннән. Бүген монда агач утыртыр өчен   бергә җыелып килдек, һава торышы да әйбәт. Моны бик кирәкле эш дип саныйбыз, шуңа күрә барыбыз да рәхәтләнеп эшлибез. Хастаханә янын да даими яшелләндереп торабыз, - дип сөйләде Питрәч районының сәламәтлек саклау профсоюз оешмасы рәисе Алия Галиева.
Акциядә катнашучылар 12 гектар мәйданда агач үсентеләре - чыршы, нарат, карагай утырттылар, барлыгы 40 меңгә якын үсенте.
- Узган һәм өченче елларда "Урман утырту көне” моннан ерак түгел генә узды, - ди Матюшино участок урман хуҗалыгынң участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин. - Без территорияне тикшердек, үсентеләрнең үсеп китүчәнлеге 90 процент тәшкил итә. Алла боерса, монда биш елдан  кечкенә урман барлыкка киләчәк, - дип өметләнә Нурсил Гыйбадуллин.
Урман утыртуда мәктәп укучылары да, кечерәк балалар да катнашты. Алар әти-әниләренә бик теләп ярдәм иттеләр, ә соңыннан барысы бергә саф һавада кайнар ботка ашадылар, чәй эчтеләр, теләүчеләр учакта пешерелгән бәрәңге белән сыйландылар.
Яңа чыршы аллеясына нигез салдылар
Питрәч һәм Олан Иле авыллары арасында  чокыр-чакырлы бер  буш участок бар, ул район үзәген ямьсезләп кенә тора. Питрәчлеләр нәкъ менә бу ташландык урында - парк-аллея ясарга булган.
Участокның мәйданы бер гектардан артык. Инде ярты көн эчендә сигез мең чыршы утыртылды. Агач утыртуда район үзәгенең төрле оешмаларыннан 300дән артык кеше катнашты.
- Безнең мәктәптән бу чарага бүген 20 хезмәткәребез һәм 15 укучы килде,- дип сөйләде Питрәч интернат-мәктәбе директоры Флорид Зарипов. - Без район тормышында һәрвакыт актив катнашабыз. Бүген меңгә якын үсенте утырттык.
- Без дә мондый чараларда актив катнашабыз, - диде спорт мәктәбе директоры урынбасары Юлия Фирсова. - Бүген биредә 20 кеше – хезмәткәрләр, тренер, бухгалтерия хезмәткәрләре һәм башкалар катнаша. Бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез. Безнең тренерлар чокырлар казый, ә укучылар үсентеләр утырта.
- Без, яшьләр, районыбызның тышкы кыяфәтенә битараф түгел, яшеллек – ул һәрвакыт матур. Без бөтен сыйныф белән диярлек килдек. Һава торышы салкын булуга карамастан, яхшы кәеф белән эшлибез.
Урман утыртуда катнашкан һәр сыйныф бу паркны төзүдә катнашулары турында истәлек булсын өчен агач утырту көне, елы, сыйныф язылган табличкалар  әзерләде, - диде Питрәч икенче мәктәбенең 10А сыйныфы укучылары Эльвина Сафина, Карина Миронова, Камилла Мирзаәхмәтова.
Киләчәктә паркта питрәчлеләр дә, район кунаклары да рәхәтләнеп йөриячәк. Ял зонасының төп бизәге, һичшиксез, искиткеч чыршылар булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса