Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Агач утырту көнендә районда 2000нән артык үсенте утыртылды

Акциядә катнашкан оешма, мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективларына аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.

Питрәчтә үзәк урамнарда, паркларда һәм оешма территорияләрендә чыршы һәм миләш агачлары утыртылды. Акцияне район башлыгы Илһам Кашапов та хуплады. Ул Совет урамында миләш агачы утыртуда катнашты. Аннары  ишегалларын карап йөргән чакта «Кояшкай» балалар бакчасы коллективына кушылды.
«Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре беренче ел бакчага йөрүче балалар белән бергә агачлар утыртты. Акциядә «Пестрецы» хоккей командасы уенчылары һәм аларның әти-әниләре  катнашты. Алар Боз сарае янында чыршы агачлары утырттылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса