Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аграрийлар финиш сызыгына чыктылар

Урып-җыю эшләре башланган чорда һава шартлары игенчеләрне бик куркытты. Бәхеткә, хәзер кояшлы җылы көннәр тора. Иртә таңнан кичкә кадәр басуларда моторлар тавышы тынмый. Аграрийлар тырышып эшли, уҗым культураларын урып-җыю һәм чәчү эшләре ахырына якынлаша. Шулай ук терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Тиздән силос сала башлаячаклар, басуларда кукуруз уңды.

Районның иң зур хуҗалыгы «Ак барс Питрәч» ҖЧҖдә бөртекле культураларны җыеп алу шушы көннәрдә тәмамланачак.

- Бездә барыгы 12761 гектарда төрле культуралар чәчелде, шуның 7987 гектарын бөртеклеләр биләп тора, 7300 гектардан бөртеклеләрне җыеп алдык  инде, - диде хуҗалыкның баш агрономы Николай Кузнецов.  - Ашлык суктыруда 20 комбайн эшли. Элекке еллардагы кебек үк биш бригада хезмәт куя, аларның һәркайсында дүртәр комбайн һәм тагылма белән бер КамАЗ. Үз бригадаларын Илшат Әхмәтов, Радик Нигъмәтуллин, Юрий Астраханцев, Айрат Гыйльманов һәм Нияз Сафиуллин кебек тәҗрибәле комбайнчылар җитәкли.

Гектардан уртача уңыш чыгышы 26,5 центнер тәшкил итә, арпа - 31, сабан бодае - 27 центнер. Шулай ук 2087 гектарда рапс суктыруга да керештек, бүгенге көндә уңыш 15 центнердан аз гына артыграк тәшкил итә, күрсәткечләр яхшырыр дип өметләнәбез.

Әлбәттә, кырларда гына түгел, ындыр табагында да эш гөрли, анда көн саен йөзләгән тонна икмәк кайта. Аларны киптерергә, орлыкка салырга, Казанга һәм Арчага икмәк кабул итү элеваторларына тапшырырга кирәк. Биредә дә эшләр яхшы бара, бу җылы көннәрдә безгә укучылар һәм студентлар бик булыша.

Әле шушы көннәрдә генә 3983 гектарда уҗым культураларын чәчү төгәлләнде, шуның 1410 гектары – уҗым арышы, калганы уҗым бодае. Биредә өч чәчү комплексы эшкә җәлеп ителгән, тракторларда Павел Андриянов, Альберт Мостафин һәм Рушан Гайфуллин эшли.

Терлек азыгын запас белән әзерләдек, шуңа да карамастан, бу фронтта эш дәвам итә.

Ринат Шәрәфетдинов бу хуҗалыкта 2002 елдан бирле механизатор булып эшли.

- Мин үзем Балтач районыннан, тугыз ел комбайнда эшләдем, - диде Ринат, - Казанга киттем, әмма авыл хуҗалыгы эшләре мине һәрвакыт үзенә тартып торды. Мин кире авылга кайттым, Питрәч районы Татар Тау Иленә килеп урнаштым. Биредә йорт салдым, өйләндем һәм яраткан эшемдә эшләвемне дәвам итәм. Хатыным Чулпан белән улым Йолдызны һәм кызыбыз Таңсылуны тәрбиялибез.

Ярдәмчем булып Айназ Шәрипов эшли, ул һөнәри лицейның өченче курс студенты, тәҗрибәмне менә шулай тапшырам. Ул барысына да тиз төшенә, тырыш егет.

Ә менә абыйлы-энеле Әхмәтовлар - тәҗрибәле һәм алдынгы механизаторлар. Район комбайнчылары арасында Илфат гел алдынгы, ә Илшат, яшь булуына карамастан, танылган механизатор. Ул берничә тапкыр язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча кыр батыры булды, шул исәптән быел да. Илшат быел беренче елын гына комбайнчы булып эшләсә дә, хезмәттәшләре аны бригадада өлкән комбайнчы итеп сайлаган

 - Мин элек тә комбайнда эшләргә теләдем, - диде ул, - минем тәҗрибәм бар, туган абыем Рәис Әхмәтҗанов, абыем Илфатның ярдәмчесе булдым. Хәзер минем ярдәмчем булып абыем эшли. Безнең бригадада Ринат Шәрәфетдинов, Илнур Фәсхетдинов һәм Рузил Гайнуллин эшли. Безнең барыбызның да комбайннары «Нью Холланд СХ – 6090» маркалы. Һава торышы яхшы торганда тырышып, көчебездән килгәнчә эшләргә тырышабыз, көнгә 12-15 бункер ашлык җыеп алабыз. Урып-җыю ахырына якынлаша, кәефләр яхшы, без эшне бик яхшы башкарып чыктык, әмма алда әле башка эшләр көтә, ял итәргә вакыт юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: авыл хуҗалыгы

2
X