Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Агымдагы елның 5 аенда питрәчлеләр «Халык контроле»нә 231 хәбәр язганнар

Шуларның 149ы хәл ителгән.

Питрәчлеләр «Халык контроле» порталыннан файдалана. Бу елның 5 аенда 231 мөрәҗәгать килгән. Район халкының иң киң таралган 3 шикаятенә түбәндәгеләр керә: муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау (82 гариза, аларның 65е хәл ителгән), территорияләрне комплекслы төзекләндерү (81 гариза, шуларның 43е хәл ителгән), чүплекләр (22 гариза, шуларның 17се хәл ителгән).
- Кыска вакыт эчендә санкцияләнмәгән чүплекне бетерергә кирәк, - дип язган апрель азагында Питрәч авылында яшәүче бер кеше, үз сүзләрен раслап, фото да беркеткән. Башкарма комитет ике айлык чорында территорияне җыештыру буенча эшләр планлаштырды. Нәтиҗәдә, гариза 31 майда хәл ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса