Агымдагы елның 6 аенда питрәчлеләр 31 мең декалитрдан артык алкоголь продукциясе сатып алган
Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк.
Сыра һәм сыра эчемлекләре 133,6 мең декалитр сатылган, бу узган елдагыдан 32 процентка күбрәк. Бер декалитрда 10 литр. Җан башына исәпләгәндә ярты ел эчендә районда алкогольле продукция куллану - 6,4, ә сыра продукциясе - 27,1 литр тәшкил итте.
Бу күрсәткеч кешеләрнең алкогольне күбрәк куллана башлавын аңлатмый. Бәлки, алар барысын да аңлап, өйдә җитештерелгән түгел, ә завод продукциясен сатып ала башлаганнардыр, - диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова.
Бу чорда өйдән спиртлы продукция сатуның 2 очрагы бар. Июнь аенда, мәсәлән, бер генә закон бозучы да ачыкланмаган.
Суррогат продукция сату турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына язарга мөмкин.
Ачыкланган хокук бозулар турында хәбәр итеп, гражданнар контрольлек итүче органнарга ярдәм итәчәкләр, - дип билгеләп үтте Марина Ивановна.
БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН
Сишәмбе, 17 августта Кибәк Иле авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү планлаштырыла. Район халкы кулланучылар хокукларын бозу һәм алкогольле продукция сатуга кагылышлы сораулар һәм проблемалары белән мөрәҗәгать итә ала. Аларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова җавап бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia