Әюп Зиннәтуллин: «Ачлыкның нәрсә икәнен дә белергә туры килде»
Аңа 95 яшь, һәм бүген өл туган авылының иң өлкән кешесе.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Әюп Зиннәтулла улы Татар Тау Иле авылында туган һәм гомере буе шунда яшәгән. Бары тик студент елларында гына авылдан китеп торырга туры килгән. Ветеран үзенең әтисенең 88 яшькә кадәр яшәгәнен һәрчак исендә тота һәм мин дә аның яшенә җитәрмен дип өметләнә. Язмыш аңа мәрхәмәтле була. Аңа 95 яшь, һәм ул бүген туган авылының иң өлкән кешесе.
Биш малай һәм бер кыз үскән Зиннәтуллиннар гаиләсендә Әюп иң кечесе була. Кинәт башланган сугыш олыларны да, балаларны да куркуга һәм хәсрәткә сала. 22 июньдә колхоз бухгалтеры 11 яшьлек Әюпне һәм тагын ике баланы, атка атланып кырда эшләүче хатын-кызларга борчулы хәбәр җиткерергә җибәрә.
– Сугыш башлангач 1925- 1926 елгы егетләр фронтка китте, без ат белән җир сукаладык, иген чәчтек, икмәк үстердек. Әтиебез кул белән чәчү чәчә иде. Ачлыкның нәрсә икәнен дә белергә туры килде – алабутасын да, кычытканын да ашадык. Кычытканы юк та иде әле, аны эзләп кенә таба торган идек,– дип искә ала ветеран.
Фронтка китү өчен үзе бик яшь булганга, ул өч абыйсының сугышка китүен бик авыр кичерә. Иң өлкәне Шаһимәрдән хәрби булган, ул Казанда артиллерия полкында хезмәт иткән. Алар Ширияздан белән икесе исәнсау әйләнеп кайталар. Иң кечесе Якуб сугыш бетәргә ике атна кала, 1945 елның 24 апрелендә Польшада һәлак була. Үзенең соңгы хатында ул Одер елгасын кичеп, Рейхстаг стеналарына якынлашулары турында язган. Җиңү көнен авыл халкы җыр һәм өмет белән каршылый. Ширияздан 1946 елда гына, әсирлектән котылып өенә кайта.
1949 елда Әюп Зиннәтуллин авылдашы Галиягә өйләнә. Алар 66 ел бергә яшиләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ун ел элек ветеран тол калган, ләкин ул ялгыз түгел: кызы көн саен янына килеп йөри.
– Безгә тәрбия кырыс булды. Әти-әниләр безгә әйтеп калдырган бөтен өй эшләрен эшләдек. Алар үзләре көннәр буе эштә булдылар. Әни безгә һәрчак: “Әтиегезгә әйтәм”, ди торган иде. Без аннан курка идек, ләкин мин аның кайчан да булса безгә кычкырып дәшкәнен хәтерләмим. Әмма ул безнең өчен абруйлы иде, – дип сөйли кызы Гөлсинә Абдуллина.
Сугыштан соң, Тын океан флотында хезмәт итеп, Чистай авыл хуҗалыгы техникумында белем алганнан соң, Әюп Зиннәтуллин Княжа авылында “Сельхозхимия”дә баш инженер булып эшли.
Бүген ул бәхетле бабай, аның 8 оныгы, 11 оныкчыгы бар. СВО зонасында һәлак булган Нияз Зиннәтуллин, аның бертуганының оныгы. Ул соңгы тапкыр ялга кайтканда ветеран янында булган. Аның белән сөйләшеп утырган.
– Аның иптәше яраланган була, Нияз аны калдырып китә алмый, ярдәмгә килә, ләкин, ни кызганыч, икесе дә һәлак булалар, – дип борчылып сөйләде Әюп Зиннәтуллович.
Күңел тынычлыгын ул догаларда таба: көн дә һәлак булган якыннарының рухларына һәм бүген алгы сызыкта булганнарның иминлеген сорап дога кыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа