Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ак Барс-Питрәч» предприятиесе юбилярларын бүләкләде

Кемдер монда инде гомере буе эшли, кемдер хезмәт юлын башлаган гына әле.

Һәр квартал саен бу хуҗалыкта тантаналы чара уза, анда алдынгы хезмәткәрләрне һәм юбилярларны хөрмәтлиләр. Эшчеләрнең берсе дә читтә калмый, барысына да тиешле игътибар бирелә. 

– Сезнең тырыш хезмәтегез аркасында безнең хуҗалык һәрчак алдынгылар рәтендә. Сез һәрвакыт үз урыныгызда, эшегезне намус белән һәм сыйфатлы итеп башкарасыз.  Сез – безнең горурлыгыбыз, таянычыбыз һәм байлыгыбыз, – дип билгеләп үтте «Ак Барс-Питрәч» хуҗалыгы директоры Радик Зиннәтов.

Ул юбилярларга лаеклы бүләкләр чәчәк бәйләме һәм акчалата премияләр тапшырды.

Районның алдынгы бозау караучыларының берсе Фирдия Идрисова кырык елдан артык гомерен үзенең яраткан эшенә багышлаган. Ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.  Хезмәт эшчәнлеген ул туган авылы Пимәрдә С.М.Киров исемендәге колхозда башлаган.

– Без, авыл кызлары, эштән куркып тормыйбыз, нинди эшкә дә тиз өйрәнәбез. Мин беренче көннәрдән үк кечкенә бозаулар карый башладым, өлкәнрәк апалар нәрсә эшләргә икәнен күрсәтеп, киңәшләр биреп торды. Монда инде 11 ел эшлим. Минем кулда өч айдан ун айга кадәрге ике йөз бозау бар. Аларны кечкенә бала шикелле карарга кирәк, алар да шундый ук нәзберек, кайвакыт, бик кире. Без аларны тәрбиялибез.

Эшләр күп, ләкин бер дә зарланмыйбыз, барысына да өлгерәбез, шартлар яхшы, – дип сөйләде Фирдия Мөнировна.

Аның хезмәттәше Любовь Ельмикеева 55 яшьлеген билгеләп үтте. Ул бу хуҗалыкка бер ел элек кенә урнашкан. Биредә эш стажы аз булуга карамастан, ул да инде алдынгы бозау караучы. Любовь Викторовна Кибәчтә туып-үскән, хезмәт юлын да шунда башлаган. Дөрес, аңа берничә һөнәрне алмаштырырга туры килгән – пешекче дә, ясалма орлыкландыручы да булып эшләп алган. Кечкенә бозауларны карау күбрәк ошый икән. Ул аларны беренче көннәреннән үк үзенә ияләштерә, аның кул астында 120 баш бозау бар, һәркайсына аерым игътибар кирәк. 

Ольга Никитина да үз тормышын терлекчелеккә багышлаган, аңа да һөнәрен үзгәртергә туры килгән. Хәзер ул Белкинодагы алтынчы бүлекчәнең бригадиры. Аның җитәкчелегендә 16 савымчы, биш бозау караучы, 12 терлекче, ветеринария табиблары һәм башкалар эшли. Ольга Андреевнаның төп бурычы-хезмәтне оештыру, ул эшкә иң беренче булып килә һәм иң соңгы булып кайтып китә. 50 яше тулу уңаеннан аны «Ак Барс» холдинг компаниясенең алтын күкрәк билгесе белән бүләкләделәр. 

Компаниянең көмеш билгесен Рөстәм Нигъмәтҗанов алды, ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Рөстәм Кадыйрович 42 ел элек машина йөртүче таныклыгы алган һәм туган авылы хуҗалыгына шофер булып урнашкан. Аның беренче машинасы ГАЗ-53 булган, ә аннан соң бары тик КамАЗлар гына йөрткән. Берничә тапкыр районның иң яхшы шоферы һәм урак өсте җиңүчесе дип танылган. Хәзер Рөстәм Кадыйрович яшел масса ташу, сенаж салу белән мәшгуль. Көненә 10-15 рейс ясый.

– Барысы да ераклыкка һәм массага бәйле, ә ул быел начар түгел, – ди тәҗрибәле шофер.

Владимир Егоровка да 60 яшь. Ул Белкинода туып-үскән, 1981 елдан – тракторчы. Чылбырлы тракторларга тугры, гомер буе ДТ-75 тракторында эшли.

– Мин инде аларга ияләшкән. Гадәттә, бульдозер белән эшлим, хәзер сенаж салабыз, кышын юлларны да чистартабыз, фермаларда да эшлибез, – ди Владимир Иванович, ул холдинг компаниясенең «Хезмәт батырлыгы өчен» медаленә лаек булды.  

Бензовоз йөртүчесе Олег Волков 50 яшьлек юбилее уңаеннан районның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

– Минем эшем җаваплы. Кырларда эшләүче техниканы вакытында ягулык белән тәэмин итеп торырга кирәк. Кырлар күп, ара шактый ерак, көн буе йөрергә туры килә. Кайвакыт, мәсәлән, чәчү кампаниясе вакытында техника тәүлек әйләнәсе эшли, – дип билгеләп үтте Олег Михайлович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса