Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ак Барс Питрәч»тә бөртекле культураларның 40 проценттан артыгын җыеп алганнар

Урып-җыюда төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре катнаша

Районның иң зур хуҗалыгы “Ак Барс Питрәч”тә дә кояшлы көннәрне түземсезлек белән көттеләр. Монда бөртеклеләр 10363 гектар мәйданны били.

Николай Кузнецов, Радик Нигъмәтуллин, Раил Гыйльманов һәм Инсаф Гарифуллин Чертово авылы янындагы яңа кырга керер алдыннан.

БӨРТЕКЛЕЛӘРНЕҢ ҺӘР ГЕКТАРЫННАН УҢЫШ ЧЫГЫШЫ – 25 ЦЕНТНЕР

– Бөртекле культураларның 40 проценттан артыгын җыеп алдык инде, – дип сөйли хуҗалыкның баш агрономы Николай Кузнецов. – Әлегә бер гектардан уртача 25 центнер уңыш чыга. Бөртеклеләрдән тыш, бездә шулай ук ашлыкка техник культуралар да бар: көнбагыш, рапс, горчица һәм люцерна. Соңгы өч көндә 715 гектар җирне биләгән люцернаны суктырып бетердек. Ул инде кипкән, аны җыюга бөтен көчне һәм техниканы җәлеп итәргә туры килде. Чыннан да бу бик күп көч таләп итә торган эш. Узган ел без люцернаның гектарыннан 4әр центнер уңыш алсак, быел 2,5 һәм 3 центнер уңыш алабыз.

Элекке еллардагы кебек үк, безнең кырларда 14 комбайн эшли. Өч бригадага – дүртәр комбайн, берсендә икешәр “Акрос-595”, Калганнары 12 “Нью-ХолландСХ-6090“. Алар белән тәҗрибәле комбайнчылар Радик Нигъмәтуллин, Айрат Гыйльманов, Илфат Әхмәтов һәм Рузил Гайнуллин идарә итә.

Ашлык ташуда тагылмалы дүрт КамАЗ эшли. Әгәр кырлар ерак булса читтән машиналар яллыйбыз, ә бездә 30 һәм хәтта 60 километр ераклыктагы кырлар бар. Ындыр табагында ашлыкны чистартабыз, киптерәбез һәм Казан элеваторына тапшырабыз. Ындыр табагында барлык белгечләр дә бар, анда барлыгы 25 белгеч эшли. “Сирокка-2000” ашлык киптергечендә Иншат Нуриев һәм Андрей Шехурдин эшли. Орлыкларны чәчүгә машинистлар Радмир Закиров һәм Айдар Әхмәтҗанов әзерлиләр.

Параллель рәвештә көзге культуралар чәчәбез. 190 гектарда арыш чәчү төгәлләнде һәм көзге бодай чәчелә, әлегә ул 1500 гектарны били. Монда өч чәчү комплексы эшли, трактор штурваллары артында районның алдынгы механизаторлары Рушан Гайфуллин, Альберт Мостафин һәм Павел Андреев эшли, – дип сөйләде баш агроном.

“ЛИДЕР БУЛУ ҺӘРЧАК КҮҢЕЛЛЕ”

Хуҗалыкта урып-җыю барышында Радик Нигъмәтуллин бригадасы алда бара. Ул тәҗрибәле комбайнчы, быел уракта 25 нче сезон.

– Минем төп эшем кошчылык комплексында, мин анда слесарь-ремонтчы, ә урып-җыю сезонында комбайн руле артына утырам, – диде ул. – Бишенче ел инде Арча көллиятендә укучы улым Булат ярдәмчем булып эшли. Урып-җыю башланганда һава торышы бераз кәефне төшерде әлбәттә, ярый хәзер искиткеч көннәр тора, һәм һәр минуттан файдаланырга тырышабыз. Лидерлыкта булу күңелле, бу өстәмә стимул һәм энергия бирә. Шулай булгач, омтылырлык нәрсәләр бар. Безнең уртак бурыч – уңышны сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алу.

Бригаданың икенче комбайнчысы Раил Гыйльманов та аның белән килешә. Ул Питрәч янгын частенда да коткаручы булып эшли. Ә җәен – комбайнда.

– Мин урып-җыю кампаниясендә унынчы сезон катнашам, – дип сөйли Раил. – Элек Айрат Мөнировичның әтисендә ярдәмче идем. Өченче сезон инде үзем комбайнчы. Таң атып кояш баеганчы кырда булган чаклар бар. Бездә табигать бик матур, кыргый хайваннар, бигрәк тә куяннарны еш очратырга була. Раил Гыйльмановның ярдәмчесе – Казан политехника көллияте студенты 16 яшьлек Инсаф Гарифуллин, ул беренче елын урып-җыюда катнаша.

– Өлкән хезмәттәшләрем киңәше буенча үз көчемне сынап карарга булдым. Миңа ошады. Раил Айратович миңа комбайн штурвалын ышанып тапшыра. Бункер алтын бөртекләр белән тулганда күңелем шатлана, шуңа күрә көн саен иген кырына ашкынам. Янәшәмчә һәрчак ярдәмгә килергә, киңәшләрен бирергә әзер торган хезмәттәшләрем булуыны сөенәм, – ди яшь комбайнчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса