Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ак барс-Питрәч» ҖЧҖдә юбилярларны котладылар

Без аларның һәркайсы белән аралаштык.

Генераль директор Радик Зиннәтов юбилярларны ихлас котлады, аларга нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләде. Үз хезмәткәрләрен намуслы һәм нәтиҗәле эшләре өчен югары бәяләвен  билгеләп үтте. Аннан соң барысына да зур чәчәк бәйләмнәре һәм акчалата премияләр тапшырды.

 

Нурия Козаева, 65 яшь

- Мин Финәүзия Җамалиева һәм Гөлгенә Хөснетдинова белән яңа комплекста эшлим, өчебез 440 сыер карыйбыз. Һәр сыердан 21,5 килограмм сөт савып алабыз. Безнең комплекс көн саен 9 тоннадан артык югары сыйфатлы сөт тапшыра.

Мин  фермага җиде ел элек күчтем. Нәкъ менә шул вакытта яңа комплекс ачтылар. Биредә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңа һөнәрне үзләштерергә хезмәттәшләрем ярдәм итте. Тату коллективка эләгүемә шатмын. Без бөтен күңелебезне биреп эшлибез, шуңа күрә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез.

Минҗиһан Зиннәтова, 60 яшь

- Элек бухгалтер булып эшләдем. Безнең колхоз таркалгач, фермага учетчик буларак килдем. Яңа эшне үзләштерергә тәҗрибә булышты. Терлекчелектә мин 1998 елдан бирле инде. Коллектив та әйбәт каршы алды.

Көнемне фермаларда үткәрәм. Терлекләр, сөт күләме һәм сыйфаты учетын алып барам, терлекләрне нинди режимда ашатуларын күзәтеп торам. Сыерларның продуктлылыгына карап, ашату рационнарын билгелибез.

Илшат Сәйфуллин, 55 яшь

- Бу хуҗалыкта 35 ел эшлим. Эшкә электрик  булып урнаштым. 2007 елдан терлекчелек фермаларында баш электрик булып эшлим.

Безнең ремонт бригадасында минем белән бергә электриклар Фәрхәт Ибраһимов, Рәфкать Мостафин эшли. Нигездә, без сөтүткәргечләргә, су белән тәэмин итү системасына, суыту җайланмаларына һәм башкаларга хезмәт күрсәтәбез.

Безнең җайланмалар бер-берсе белән бәйләнгән. Берәр нәрсә ватылса, бөтен җитештерү туктап кала. Ә моңа юл куярга ярамый. Шуңа күрә кайвакыт тәүлек буе эштә булырга, җитешсезлекләрне рәтләргә туры килә. Безне хезмәттәшләребез җирле "ашыгыч ярдәмчеләр" дип атыйлар.

Илдус Галиев, 55 яшь

- Мин җайланмалар буенча механик. Шулай ук ремонт бригадасын җитәклим. Безнең бригадага слесарьлар, эретеп ябыштыручы керә. Бөтен җаваплылык безнең өстә. Без сөт җиһазларының, тирес чыгаргычның һәм башка техниканың эшен карап торабыз. Безнең карамакта 15ләп бина, шулай ук якын-тирәдәге территория. Без барысына да өлгерәбез. Бозау караучылар да, сыер савучылар   да безнең эштән канәгать.

Павел Богов, 55 яшь

- Мине универсаль  дияргә була -  мин  мастер-көйләүче дә, автоэлектрик та, шулай ук машина-трактор паркында да эшлим. Бездә  иң җаваплы чор кыр эшләре вакыты. Техника ватылганда, без кулдашым  Динар Сираҗиев белән җитешсезлекләрне тиз арада бетерү өчен авария урынына барабыз.

Шулай ук  хәзер дә эш җитәрлек. Техниканы ремонтлауда катнашабыз. Бөтен техника -  авыл хуҗалыгы машиналарыннан башлап, куәтле трактор һәм комбайннарга кадәр безнең карамакта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X