Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ак Барс Питрәч” хуҗалыгында 33 ел сыер савучы булып эшләгән

“Һәркемнән дә яхшырак эшләргә кирәк дидем”

Мария Трибис “Ак Барс Питрәч” хуҗалыгында 33 ел сыер савучы булып эшләгән, хәзер пенсиядә ял итә.

- Сыер савучы булып урнашырга тәкъдим иткәч, башта булдыра алмам, дип уйладым, аннары риза булдым. Хайваннар арасында бик ошады һәм үз эшемнең иң яхшы остасы булырга уйладым, - ди Мария Сергеевна.
Көнгә өч тапкыр сыер саварга йөрдек. Эшнең төгәл вакыты булмады инде, ни генә булмасын, сыерларны саумыйча калдырырга ярамый. Эш белән кызыксыну зур булды, ярышып эшләдек. Сөт күп булса, хезмәт хакы да әйбәт бит. Шуңа күрә сыер савучы сыерлар авырмасын, үзләрен яхшы хис итсен өчен, аларны гел тәрбияләп, күзәтеп тора.
Мария Сергеевна терлекләрне бик ярата.
- Сыерларны беркайчан да кыерсытмадым, аларга кычкырмадым, моның кирәге дә булмады. Сыерларыбыз күп сөт бирәләр иде. Мин һәрвакыт яхшы эшләргә, сөтне күбрәк саварга тырыштым, - ди ул.
Лаеклы пенсиясендә сыер савучы өй һәм бакча белән шөгыльләнә. Ә аның ярдәмчеләре кызы һәм оныклары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X