Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Акчарлак” – әкият иле ул!

Быел Питрәч районы "Акчарлак" лагерена 50 ел тулды. Әлеге юбилейны билгеләп үтү, истәлекләре белән уртаклашу өчен бик күпләр бирегә җыелды.

БЕРАЗ ТАРИХ. ИҢ МАТУР УРЫННЫ ЭЗЛИЛӘР
1961 елда Күн мәктәбендә пионер лагере эшли башлый. Анда пенсионер, район мәгариф бүлегенең элекке җитәкчесе Таһиров фамилияле шәхес башлык була. Баштарак бөтен кирәк-яракны мәктәптән алалар. Лагерь ихтияҗлары өчен соңрак ала башлыйлар. Лагерь урнашкан урында Мишә үз юлын үзгәртә, балаларга коеныр урын уңайсызлана.
Шул чагында лагерьны башка урында ачу турында уйлана башлыйлар. Пашня авылы тирәсен сайлыйлар. Анда табигать тә бик матур, Мишә дә янәшәдә генә ага.
Пионерлар йорты средстволарына палаткалар һәм җиһазлар алалар. Шушында төпләнә башлыйлар. Лагерьга матур исем дә табыла. Аңа "Акчарлак" дип исем кушалар. Вакытлар узу белән биредә стационар лагерь эшли башлый.
Лагерьны ачуга ул чактагы профсоюз райкомы рәисе булып эшләүче Марков һәм Пионерлар йорты директоры Шәехҗанова зур өлеш кертә. Билгеле, башта төрле кыенлыклар очрап тора. Ут та юк, телефон да кермәгән, кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителеп бетмәгән була. Юл яручылар, шулай да зарланмый. "Акчарлак" вакытлар узу белән матди базасын ныгыта, балалар сәламәтләндерү лагерена әйләнә. Монда бүген йөзләгән бала сәламәтлеген ныгыта.
БӨТЕН ЮЛЛАР ЛАГЕРЬГА ИЛТӘ
"Акчарлак"ның быел олуг юбилее. Ул "Акчарлак"ның 50 еллыгына - 50 игелекле гамәл" девизы белән уза. Шуның өчен лагерьда торучылар көн саен бер игелекле гамәл башкара.
Ә 15 июльдә, нәкъ ниятләп куйганча, билгеләнгән вакытка күпсанлы кунаклар каршылау өчен бар да әзер иде. Алар да кайчандыр монда ял иткән.
Җыелганнар фотографияләр эленгән стендларны кызыксынып карап йөрде. Теләгәннәр өчен төрледән-төрле кызыклы конкурслар да оештырылган иде. "Әти-әни һәм мин - спорт гаиләсе" спорт уены бигрәк күп кешене җәлеп итте. Швед стилендә өстәл дә әзерләнгән иде. Теләгәннәр ботка белән компоттан авыз итте.
Менә тантана үзе дә башланды. Фанфаралар яңгырый. Лагерьдагы балалар "Туган көн белән" дигән җыр башкардылар.
Алга китеп әйтеп үтим әле, җыр-музыка бик күп иде. Балалар да, вожатыйлар да бик эчтәлекле программа әзерләгән. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки юбилейга кунакларның кәттәләре дә чакырулы иде.
Мактаулы кунак сыйфатында башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Дияров, районның Мактаулы гражданы Шәйхулла Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы өстәмә белем бирү һәм социаль программалар бүлеге башлыгы Миләүшә Заһидуллина, район оешма җитәкчеләре килгән иде.
Аларның һәммәсе дә балаларны искиткеч юбилей белән котлады, бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырды.
Лагерь тәрбияләнүчеләре дә читтә калмады. Алар кунакларга "Акчарлак"ка - 50 ел" дип язылган футболкалар бүләк итте.
Бәйрәм бик тә күңелле барды. Бар да канәгать калды. Юбилей чарасы учак янында җырлар, бәйрәм салюты белән тәмамланды.
ИСКӘ ТӨШЕРЕРЛЕК ХАТИРӘЛӘР КҮП
Инде югарыда язып үткәнемчә, юбилейга биредә күп еллар элек ял иткән питрәчлеләр килгән иде. Алар бик рәхәтләнеп, бәйрәм итте. Элекке дуслар белән очрашу, үткәндәге истәлекләр һәммәсен балачакка кайтарды.
Ринат Курманов лагерьда 1966 елда ял иткән. Күн кешесе ул елларны рәхәтләнеп искә төшерде:
- Бар да элеккечә кебек, беренче карашка. Лагерь да урынында. Ә менә агачлар бигрәк зур үскән икән инде. Без палаткаларда яшәгән идек. Эч пошарга бер дә вакыт калмый иде. Төрле уеннар һәм конкурслардан хәлләр бетә иде. Авылларга походлар да оештыралар иде безгә. Безне Советлар Союзы Геройлары яшәгән авылларга алып баралар иде. Без өлкәннәргә тимурчылык ярдәме дә күрсәтә идек. Малайлар утын ташыса, кызлар су ташый иде. Мин ул бәхетле чакларны бер онытмыйм. Юбилей көнендә катнашуыма бик шатмын. Шуны да әйтәсем килә оныгым Айсылу алтынчы ел инде биредә ял итә.
80 нче елларда Ольга Мокшина белән Светлана Саферова да монда ял иткән булган.
- без агач йортларда яшәдек. Табигатьнең гүзәл почмагындагы лагерь безнең күңелдә мәңге онытылмас якты хатирә булып калачак. Төнге учак янында җырлар, линейкалар, иртәнге боргы тавышларын һич онытып булмый. Шулай килеп чыкты, 90 нчы елларда без лагерьда медхезмәткәр булып эшләдек. Ә хәзер монда безнең балалар ял итә. Бу Дима һәм Сережа Саферовлар, Анна, Полина һәм Настя Мокшиннар. Без бик канәгать. Табигать кочагында ял оештыручыларга рәхмәтләребез зур.
Михаил Дудкин лагерьда моннан 45 ел элек ял иткән.
- Шулкадәр күп вакыт үткән, ә "Акчарлак" һаман яшь, матур булып калган. Монда килгәч, балачакларым искә төште. Ул иң гүзәл чаклар булган! Мавыктыргыч походлар, палаткада кунулар, барабан һәм быргы тавышлары, учак янындагы җырлар. Боларның бөтенесен оныту мөмкин түгел!
Бүгенге лагерь - ул инде заманча ял итү урыны, затлы корпуслар, ашханә, уен мәйданчыклары... Ул гел шулай яшь булып калсын, питрәчлеләрнең сәламәтлеген, рухи халәтен ныгытсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса