Алга
  • Рус Тат
  • Акчасын чыгарып биргән

    Мошенниклар берәүнең 200 мең сумнан артык акчасын ялганлап алган.


    Мошенниклар кеше күңеленә үтеп кереп, акча үзләштерүләрен дәвам итә. Яңадан-яңа ысуллар уйлап табып, мошенниклык гамәлләре кылучы җинаятьчеләр турында язып торабыз. Шулай да гражданнар җинаятьчеләр кармагына эләгә тора.

    Шушы көннәрдә район кизү тору частена таныш булмаган затның банк картасыннан ялганлап, 200 меңнән артык акчасын алулары турында гариза белән бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче сөйләвенчә, аның мобиль телефонына банк картасы ябылу турында хәбәр килә. СМС-хәбәр килгән номер абоненты белән элемтәгә кергәннән соң, гражданга таныш булмаган зат (үзен Саклык банкының куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра) тиз арада якын тирәдәге банкоматка барып, күрсәтелгән номерга акча күчерүен сорый. Зыян күрүче шулай эшли дә.

    Инде ничәнче тапкыр гражданнар кем чылтыратуын ачыкламыйча, банк белән элемтәгә кермичә, мошенниклар счетына акча күчерә. Мондый хәлдә калмас өчен эмоциягә бирешмичә, уйлап эш итәргә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: