Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар безнең өчен көрәшкән

“Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” район проекты кысаларында, без “Безнең гаиләдә герой бар” дип исемләнгән рубриканы дәвам итәбез. Бу номерда без укучыларыбызга Богородск авылында яшәүче Михаил Алексеев хатын, ул анда үзенең бабалары – Игорь Васильевич Смоленцев һәм Дмитрий Сергеевич Алексеев турында сөйли, һәм Богородск мәктәбе укучысы Кәрим Фәтхетдиновның бабасы Инсаф Борһанович Фәтхетдинов турында язган хатын тәкъдим итәбез.

“БАБАЕМА БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАГЫМ ӨЧЕН РӘХМӘТ”


Әни ягыннан бабам Игорь Васильевич Смоленцев 1911 елның 14 июнендә Казан шәһәрендә туа. 1942 елда фронтка эләгә. Матрос була. Сталинград өчен көрәштә катнаша һәм “Сталинградны саклаган өчен” мактау медале белән бүләкләнә. Ике тапкыр яралана.
Бәхеткә, бабам исән кала һәм сугыштан соң Казанга кайта, анда озак еллар Татпотребсоюзда эшли. Алар әби белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Балык тотарга бик ярата иде, мине дә өйрәтте. Без бергә гөмбә җыярга йөрдек, кайвакыт бакчада эшләдек. Миңа аның белән кызык һәм күңелле иде. Балачакның иң якты мизгеле – бабай минем хыялымны тормышка ашырган чак. Ул миңа велосипед бүләк итте. Һәм тагын шуны хәтерлим: ул үзенең “Запорожец” маркалы машинасы белән бик горурлана иде.
Сугыш турында бабам бик аз сөйли иде. Ул дәһшәтле еллар турындагы хатирәләр аның күңелен әрнетеп торды. Игорь Васильевич Смоленцев 2001 елда вафат була. Мин аңа бәхетле балачагым өчен бик рәхмәтлемен.
Әти ягыннан бабам Дмитрий Сергеевич Алексеевны мин бик аз беләм. Ул Белоруссиядә беренче сугышта ук, 1943 елда һәлак була. Ул штрафбатта сугыша, әти-әнисе – чиркәү хезмәткәрләре булганлыктан, аны ышанычсыз кеше буларак шунда билгелиләр. Аның исеме Хәтер китабының 151 нче битендә лаеклы урын алып тора.

 


“АНЫҢ ТУРЫНДА ХӘТЕР МӘҢГЕ ЯШӘЯЧӘК”


Минем бабам Фәтхетдинов Инсаф Борһанович 1926 елның 8 мартында Чкалов (хәзерге Оренбург) өлкәсендә, Колшәрип авылында туа. Ул бик иртә ятим кала, 8 яшеннән аны әбисе белән бабасы тәрбияли. Башта алар шул ук өлкәнең Алексеевск районында яшиләр, ә 1932 елда Үзбәкстанга китәргә мәҗбүр булалар. Ул якларда бабай мамык җыю белән шөгыльләнә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, фабрика-завод училищесына укырга керә. Сугыш башланганда аңа 15 яшь була, һәм аның җиңү өчен мамык басуында көрәшә.
1944 елда армиягә чакырыла. Ул уку курслары уза һәм укчы-автоматчик була. Инсаф Фәтхетдинов маршал Рокоссовский командованиесендәге 2 нче Белоруссия фронтына эләгә. Аларның полкы немецларны Прибалтика һәм Польшадан Балтыйк диңгезе буйлап Росток немец шәһәренә кадәр куа. Сугыш тәмамланганнан соң, бабай Польшада гаскәрләрнең төньяк төркемендә артиллерист-төзәүче, орудие командиры урынбасары булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, 5 елдан Үзбәкстанга кайта.
Минем бабам турында кайчандыр “Җиңү байрагы” газетасында “Яхшы артиллерист” дип исемләнгән мәкаләдә язганнар. Бабай күп бүләкләргә – “Яхшы артиллерист” күкрәк билгесенә, Ватан сугышы орденына, “Германияне җиңгән өчен” медаленә һәм башкаларга ия була. Бабай белән Хәдичә әбием 50 ел бергә гомер иткәннәр, бабаем исән түгел инде, әби безнең белән. Без аны бик яратабыз. Аның бик озак яшәвен телибез. Бабабызны без онытмыйбыз, һәм беркайчан да онытмаячакбыз. Кайчан да булса мин аның батырлыклары турында балаларыма сөйләячәкмен. Инсаф Борһанович Фәтхетдинов турында хәтер безнең нәселдә һәрвакыт яшәячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса