Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар һәр туган көнгә куанып яши

Өлкән буын кешеләре тормышта ниләр генә кичермәгән, ниләр генә күрмәгән. Аларга тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән. Без Питрәчнең озын гомерле кешеләре Дәминова Рузилә Абдулла кызы һәм Михаил Семенович Широков белән аралаштык. Аларның икесенә дә 90 яшь тулды. Алар безгә үткәннәре турында сөйләде.Сугыш чоры балаларына, әлбәттә, җиңел булмаган. Ачы сугыш аларны күп нәрсәдән мәхрүм иткән. Гадәттәгечә, аларны олы юбилейлары белән тәбрикләргә район хакимияте вәкилләре килде. Аларга Россия Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тормышыма шөкер итеп яшим


Рузилә Абдулла кызы Дәминова Кызыл Яшьләр авылында яши.
- Миңа өч яшь булганда, әтиебез безне ташлап башка хатынга чыгып киткән. Безгә тормышны ир-атсыз алып бару бик авыр булды. Аеруча да әниебезгә читен булды, ул бит ике кечкенә кызы белән япа-ялгыз калган.
Сугыш башлангач, гаиләгә яңа сынаулар аша узарга туры килә. Әмма безнең героебыз төшенкелеккә бирелми, ул җиңүгә ышанырга, тешне кысып булса да алга барырга кирәклеген яхшы аңлый.
Япь-яшь кенә булса да Рузилә ясле мөдире вазыйфасын башкара, көн саен балаларга сөт һәм икмәк ташый. Математикага сәләтле кызны соңрак колхоз рәисе ярдәмчесе итеп эшкә чакыралар.
 Бервакыт Рузиләгә укытучылыкка укырга барырга киңәш итәләр. Ул университетка бара, әмма бина янына барып җиткәч, кире борылып кайтып китә. Яңа өс-баштан пөхтә, матур итеп киенгән студентларны күргәч, иске пәлтә кигән Рузиләнең күңеле төшә. Ул тышкы кыяфәтеннән оялып, кире кайтып китә. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда күпләрнең кием алырлык мөмкинлекләре булмый шул.
Ул вакытларда аларга агач кисәргә, утын ташырга, җир казырга, кырда кызу кояш астында алны-ялны белмичә эшләргә туры килә.
- Ул көннәрне әрнеп искә төшерәм, күбесе инде онытылды. Дөресен әйткәндә, искә төшерәсе дә килми, - ди юбиляр. – Җиңү турында ишеткәч, кызлар белән шатлыктан кочаклашып еладык.
Мин гомерем буе колхозда эшләдем, күбрәк төзелеш белән шөгыльләндем: маляр, штукатур булдым – барлык ир-ат һөнәрләрен үзләштердем.
Юбиляр, тормыш иптәше Малик Низамович белән 43 ел бергә яши. Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр, 2се инде якты дөньядан киткән. Хәзер Рузилә Абдулловнаның янәшәсендә 3 баласы, 7 оныгы һәм 12 оныкчыгы.
Питрәчле үзенең тиктормаслыгы белән тирә-юньдәгеләрне гаҗәпләндерә.
- Ул беркайчан да эшсез утырмый, һәрвакыт эш белән мәшгуль, - ди оныгы Эльвира. – Еш кына күлмәк тегә, оекбашлар бәйли. Газеталар алдыра, аларны яратып укый, яңалыкларны күзәтеп тора, кроссвордлар чишә. Җәен гөмбә һәм җиләк җыярга йөри, күрше авылга кадәр барып җитә.
- Миңа кадерле вакытны бушка сарыф итү кызганыч, - ди ул. – Ходай Тәгаләгә һәр таңда рәхмәт әйтәм.


ӘТИЕМ ҺӘМ АБЫЙЛАРЫМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ


Михаил Семенович Широков Колай авылында хатыны һәм улы белән яши.
Юбиляр күп балалы гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килгән. Фронтка яше җитмәгәнгә эләкми. Җиде сыйныф бетерә, аннары училищены тәмамлый. Кырык елдан артык совхозда эшли, ул анда тракторчы да, комбайнчы да, слесарь да була. Мария Тихоновна белән өч ул тәрбияләп үстерәләр, аларның берсе фаҗигале төстә һәлак була. Аларның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
Юбилярның иң зур байлыгы, горурлыгы – абыйлары. Аларның бишесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Яков, Алексей һәм Павел кире әйләнеп кайтмыйлар. Яшь, кыю егетләр батырларча һәлак булалар. Алар турында хәтер кече абыйлары күңелендә генә яшәми, бөек геройларны бөтен ил хәтерли.
Юбилярның өендә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан әтисенең истәлек фотолары әле дә иң күренеп торган урында эленеп тора.
- Әти безне, улларын, батыр һәм кыю булырга өйрәтте, мөгаен, шуңа күрәдер барлык абыйларым да сугыш кырында батырларча һәлак булганнар, алар Ватаныбызның чын патриотлары булып тәрбияләнгәннәр.
Юбилярның иң зур куанычы – уллары, аларның берсе – Александр. Әти-әнисе турында бүген нәкъ менә ул кайгырта да инде. Өйдә – чисталык, әти-әнисенең дә кәефләре яхшы.
Юбилярның иң зур мәхәббәте – хатыны Мария Тихоновна, ул иреннән ярты елга гына яшьрәк.
- Алла боерса, май аенда Михаил Семенович белән бергә гомер итүебезгә 70 ел булачак, - ди ул.
– Без туган авылыбызда таныштык, гомер буе бергә булырбыз дип сүз бирдек, вәгъдәбез дә тордык та.  Без - бербөтен. Безнең  мәхәббәт – тормышыбызның төп мәгънәсе, ул безгә яшәү көче бирә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса