Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларны Питрәч районы тормышында катнашу теләге берләштерә

Сайлау комиссияләре әгъзалары ни өчен өстәмә җаваплы эшкә алынулары турында сөйләде

Сайлау кампаниясе һәм сайлаулар – бу кандидатлар, сәяси партияләр һәм сайлаучылар гына түгел, ә кампаниянең барлык процедураларын, тавыш бирү процессын, аларның законлылыгын, тәртип белән, гадел узуын тәэмин итүчеләр дә.

Равил Кадыйр улы Миңневәлиев төрле сайлауларны оештыруда инде кырык елга якын катнаша.

Ул Кама Тамагы районының Олы Салтык авылында туган. Икътисадчы һөнәрен алгач, хезмәт юлын туган авылында колхозда башлый, һәм шул ук вакытта аңа участок сайлау комиссиясендә эшне ышанып тапшыралар. 1987 елдан ул безнең районда яши һәм эшли, 2016 елдан пенсиядә. Равил Кадыйр улы инде 25 ел 2400 нче участок сайлау комиссиясендә эшли.

– Район үзәгендә биш сайлау участогы бар, иң зурысы – безнеке, сайлаучылар саны елдан-ел арта. Бу участок эшли башлаганда алар биш йөзгә якын иде, хәзер ике меңнән артык. Бу вакыт эчендә бездә Осиново бистәсе барлыкка килде, Казанская урамында күпкатлы йортлар төзелде, яңа йортлар төзү дәвам итә, мин аларга карап тиздән биредә яңа кешеләр яши башлаячак һәм алар да безнең сайлаучыларыбыз булачак дип уйлыйм, – диде Равил Кадыйрович.

Ул озак еллар бу комиссиянең рәисе була һәм күпләр аны үз остазы дип саный. Равил Миңневәлиев Россия Президенты сайлауларыннан соң РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Кайберәүләр сайлау комиссиясе әгъзаларының эше сайлауда бюллетеньнәр биреп утыру дип кенә уйларга мөмкин. Чынлыкта, эшнең күпчелек өлеше сайлаучыларга күренми. Сайлауларга кадәр комиссия әгъзалары сайлаучылар исемлегенең төгәллеген тикшерергә, участок чикләрендәге урамнарны әйләнеп чыгарга тиеш. Гадәттә обходны ял көннәрендә, халык өйдә булганда һәм үзең төп эштән азат булганда ясарга туры килә.

– Безнең эш сайлауларга кадәр үк башлана. Без сайлауларга чакыру кәгазьләрен беркетелгән урамнар буйлап тарата башлыйбыз, һәр йорт буенча йөреп чыгабыз, – дип сөйләде безгә Елена Лифанова.

Ул “Форпост” үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече. Район яшьләре өчен күп санлы укыту, спорт, үсеш, ял итү чаралары, хәрбикыр җыеннары, укыту-тренировка курслары, рейдлар, кизү торулар һәм башка бик күп чаралар үткәрә.

– Актив тормыш позициясе, район тормышында катнашырга теләвем мине сайлау системасына алып килде, – диде Елена Дмитриевна.

Район үзәгенең беренче мәктәбе директоры Нина Утяганованың мәгариф өлкәсендә генә түгел, сайлауларны оештыруда да тәҗрибәсе зур.

– 1998 елдан мин участок сайлау комиссиясендә эшли башладым, хәзер – секретарь вазифасын башкарам. Бездә эшнең бик мөһим өлеше – һәр кешегә барып җитү, аңа сайлаулар булачагын, нинди ысул белән тавыш бирергә мөмкин булуы турында сөйләү. Сайлауларны тыныч, яхшы шартларда уздыру өчен участокның үзендә барлык техник әзерлекне башкарырга кирәк. Эштә әллә ни кыенлыклар тумый, безнең участокка Мишанин урамы, Олимпийский поселогы һәм район үзәгенең башка үзәк урамнары керә. Биредә, нигездә, өлкән буын кешеләре яши, сайлауларга алар теләп киләләр, яшьләрнең дә үз гражданлык позицияләрен актив белдерүе сөендерә. Безнең сайлау комиссиясе составында төрле сәяси партияләр вәкилләре бар, әмма безнең барыбызның да бурычы бер – сайлауларның гадел һәм ачык узуын тәэмин итү, – дип сөйләде Нина Ивановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса