Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларны һәрвакыт уртак максатлар берләштергән

Полиция көне – гомерләрен мөһим һәм җаваплы эшкә – гражданнарның хокукый һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен саклау, иминлекне тәэмин итү, җинаятьчелеккә каршы көрәшүче күпләгән кешеләрне берләштерүче һөнәри бәйрәм. Аларның максатлары һәрвакыт бер – гаепсезләрне яклау, аларга ярдәм итү, шулай ук закон бозучыларны ачыклау һәм җәзага тарту.

Питрәч районы полиция бүлегендә  85 кеше эшли. Агымдагы елның  ун ае нәтиҗәләре  буенча аларның  оста эш алып барулары  нәтиҗәсендә әлеге чорда теркәлгән 320 фактның (узган ел алар 405 иде)  270е ачыкланган, алар буенча  җинаять эшләре ачылган һәм судка җибәрелгән. Безнең бүлектә җинаять ачылышы 84,9 процент (республика буенча  - 60,4 процент). Бу команданың  көйле эш нәтиҗәсе, аларның берничәсе – бүгенге геройларыбыз.


“БУ ҺӨНӘРНЕ САЙЛАВЫМА ҮКЕНМИМ”


Питрәчлеләргә  Юрий Васильевич Ишимов яхшы таныш. Игелекле бу ир-ат инде 16 ел  районда участок уполномоченные булып эшли, ул үзен  башка эштә күз алдына да китерә алмый. Юрий полициягә  әтисе Василий Михайлович юлыннан килгән, балачактан Эчке эшләр министрлыгы хезмәте белән кызыксынган, хокук сакчылары эшчәнлеген күзәтеп торган малай   полиция хезмәткәре булырга карар иткән. Ул бүген дә  бу һөнәрне сайлавына  үкенми, моны аның эше турында шулкадәр хозурланып сөйләвеннән дә яхшы аңларга була.
Юрий Ишимовның участогы – Питрәч. Моңа кадәр  өлкән участковый район үзәгенең бөтен территориясенә үзе хезмәт күрсәткән, бу   учет, контроль, профилактика, җинаятьләрне ачу.
- Участковыйның вазыйфалары бик күп, ул үз участогында тикшерүче дә, сорау алучы да, оператив  хезмәткәр дә,  ул хокук бозуларны кисәтергә дә тиеш, - диде Юрий Васильевич.
- Хезмәт шуның белән ошый да – күңелсезләнеп утырырга вакыт юк.
Эшләгән елларда күпне күрергә туры килә, әмма иң истә калганнарның берсе участковыйның хезмәт юлының башында була. Бервакыт аның өенә ир-ат килә, ул аңа кылган гамәлләре турында сөйли. Участковый рухани түгел, шулай да җинаятьче күңелендә булган авырлыкны нәкъ тә аның алдында җиңеләйтергә карар иткән. Ул урлау белән бәйле җинаять кылганы турында әйткән һәм моңа үкенүен белдергән. Мондый намуслы җинаятьчеләр полиция хезмәткәренә башка очрамый, әмма тормышта хәлләр була, дип юкка гына әйтмиләр.
Юрийның тәҗрибәсе аз түгел, аның участогында ачыклык күрсәткечләре югары. Майор подполковник исемен алырга омтыла, аның әтисе дә шул дәрәҗәгә җитеп, пенсиягә чыккан. Сүз уңаеннан, Юрий үзенең берничә туганын һәм ике туган абыйларын хокук саклау органнарында хезмәт итәргә илһамландыра, аларның берсе, Сергей Ишимов – Кощакта участковый.


БЕЗНЕҢ ЭШ ҖЕНТЕКЛЕ АНАЛИЗ ТАЛӘП ИТӘ


Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы, полиция капитаны Рәхим Мөхәммәтович Абусев бер урында утырырга яратмый, бәлки шуңадыр, ул бу һөнәрне сайлаган. Полициядә хезмәт бу игътибарлы карашлы һәм аналитик акылга ия ир-атның характерын ачарга ярдәм иткән. Аның өчен һәр эш – җентекле анализ таләп иткән бирем, анда һәрбер деталь мөһим.
Эштә уңышка ирешүгә яраткан шөгыле – спорт та ярдәм итә. Кайчандыр Рәхим футбол белән шөгыльләнгән, хәзер дә спортны ташламый. Ул күп нәрсәне тәртипкә китерә, йөкләмәләрне үтәргә өйрәтә.
Рәхим Мөхәммәтович хезмәт юлын Питрәч районы ЮХИДИ бүлегендә башлый, әмма аның шәһәрдә, шәхескә каршы җинаятьләрне ачу бүлегендә эшләү тәҗрибәсе дә бар. Мондый күнекмәләр үз нәтиҗәсен бирә. Мисал өчен, быел аккумулятор батарейларын урлау сериясен ачыклыйлар, җинаятьчеләр, эзләрне бутап, Питрәчтә генә түгел, берничә башка районнарда да җинаять кылганнар, ә үзләре безнең районнан булып чыкты.
- Эшем миңа ошый, чөнки аны бертөрле дип атап булмый, - ди бүген Рәхим Абусев. – Бу эш һәркем өчен дә түгел, хезмәт физик яктан гына түгел, мораль яктан да сыный, әгәр бу синеке икән инде, авырлыклар туктатмаячак.


КЫРЫК ЕЛ ЗАКОН САГЫНДА


Виссарион Яковлевич Захаров бөтен гомерен хокук саклау органнарында хезмәт итүгә багышлый. Менә инде кырык ел ул питрәчлеләрне саклау белән бәйле, намуслык һәм гаделлек – аның төп принциплары.
Ул үзенең хезмәт юлын участковый буларак башлый, аннары социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлегендә икътисади җинаятьләр белән көрәшә, аннан соң район эчке эшләр бүлеге башлыгының беренче урынбасары - җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы вазыйфасын үти. Пенсиягә чыкканнан соң хезмәт эшчәнлеген дәвам итә, Питрәч районында ТР адвокатлар коллегиясе филиалында адвокат булып урнаша. Хәзер кайчандыр үзе тоткан җинаятьчеләр кебек кешеләрне якларга туры килгәндә кыенлыклар тумыймы дигән сорауга, Виссарион Яковлевичның җавабы бер.
- Минем эштә һәрвакыт бер үк төп кагыйдәләр булды һәм хәзер дә бар – законны үтәргә һәм, хөкем ителүчеләр арасында гаепсез кеше булмасын өчен, гражданнарның законны үтәүләрен тикшереп торырга, - дип ассызыклый Виссарион Захаров.
Эштә ул һәрвакыт әлеге принципларга таянып эш итә, барысына да гадел мөнәсәбәттә булырга тырыша.
Хезмәт ветераны, ир-ат бүген дә яшь хезмәттәшләре, район полиция бүлегенең хәзерге коллективы белән тыгыз элемтәдә торуын дәвам итә. Алар, үз чиратында, аны зирәклеге һәм тәҗрибәле булуы өчен хөрмәт итәләр, аның киңәшләренә колак салалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса