Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларның тормышлары батырлыкка тиң

Матур традиция буенча район хакимияте вәкилләре үзләренең юбилей даталарын билгеләп үтүче озын гомерле питрәчлеләр янында булдылар. Иң олы яшьтәге питрәчле Мария Ефимовна Пилюгинага 104 яшь, ә Иске Йорт авылында туып-үскән Хәминиса Шаһимәрдановна Шәһимәрдановага 90 яшь тулды.

Бер гасырдан артык тормыш юлы
Питрәчтә яшәүче Мария Пилюгинага 104 яшь тулды. Аңа тормышында шактый зур сынаулар үтәргә туры килә. Ул илебез тормышында глобаль чорларның шаһиты була.
Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, коллективлаштыру, Сталин репрессияләре, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соң хуҗалыкны торгызу, үзгәртеп кору, СССР таркалу – мондый сынаулар берничә язмышка җитәр иде. Моннан тыш, шәхси тормышы да җиңел генә бармый. Аларның гаиләсен кулаклар дип игълан итәләр, әтисен һәм өлкән абыйларын Себергә озаталар, кечкенә балалар, хатын-кызлар һәм картлар ач үлемгә дучар ителәләр. Беренче булып, әнисе якты дөньядан китә, бик тиздән Маша өч энесе белән берүзе кала. Аларны ач үлемнән туганнары коткара: әнисенең апасы гаиләсе аларны Казанга алып китә. Мария Ефимовнаның зур хезмәт юлы шунда башлана.
Шәһәр хастаханәсенә санитарка булып урнашкач, ул Питер зыялысы Алексей Родионовка гашыйк була һәм аңа кияүгә чыга. Әмма сугыш аларны аера, ул үзе киткәннән соң дөньяга килгән кызы Алевтинаны бер тапкыр да күрмичә, Ржев тирәсендә урнашкан госпитальдә вафат була.
Бүгенге көндә Мария Ефимовна берүзе яши, аның турында социаль хезмәткәр Әлфинур Гыйззәтуллина кайгырта, ул аны бик хөрмәт итә. Көнгә берничә тапкыр аның янына бара, хәтта төнлә дә килә, кечкенә баланы караган кебек тәрбияли.

Аңа үткәннәрне искә алу җиңел түгел


Хәминиса Шаһимәрдан кызы үзенең туган көнен исән-имин каршы алды. Кунакларны ул сөенеп кабул итте, ә хризантема чәчәге бәйләме бүләк иткәч, аның күңеле тулды, күзләре яшьләнде. Юбилярдан үз тормышы турында сөйләвен сорагач, ул ризалашты. Әмма беренче сораудан ук аның күңелендә хатирәләре яңарды, күңеле авырайды, ирексездән күзләренә яшь килде. Аның хис-кичерешләре һәркемне дулкынланырга мәҗбүр итте. Без аны тынычландырырга тырыштык һәм үткәндәге хәлләр турында сорашмаска уйладык.
Соңрак Чыты авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе, озак еллар юбиляр гаиләсен белүче Мәсәния Шәмсетдинова юбилярның тормышы турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, Хәминиса Шаһимәрдан кызы биш бала арасында икенче бала булган. Бүгенге көндә алар арасыннан ул гына исән. Аның әтисе Бөек Ватан сугышы елларында фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Әлбәттә, яшьтәшләре кебек үк, аның да авыр вакытлары була. Ул Җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Юбиляр беркайчан да кияүгә чыкмаган, балалары да юк. Ул бер ел элек вафат булган апасы Шәмсинур Шаһимәрдановна белән туган йортта яшәгән. Апалы-сеңелле эш сөючән, таңнан таңга кадәр эшләгән, ялны да, күңел ачуны да күрмәгән. Хуҗалыклары да булган – казлар, сарыклар, тавыклар асраганнар.
Югалтуларга карамастан, юбиляр туган көнен ялгыз түгел, ә бертуганының кызы Әлфидә Аскерова һәм шулай ук күршеләре белән каршылый. Бу көнне социаль хезмәткәр Сөембикә Дәминова да аның янына килгән иде.
- Без апабызны бик яратабыз, аның өчен борчылабыз, еш кайтабыз, атна саен мунчага алып барабыз, - ди Әлфидә Аскерова. – Сөембикә Дәминовага аерым рәхмәт, ул аңа бик күп вакыт һәм игътибар бирә, аның турында туганы кебек кайгырта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса