Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Аларның уңышлары – тырыш хезмәт нәтиҗәсе

Безнең районда авыл икътисадын үстерүче, халык мәшгульлеген, районда яшәүчеләрне сыйфатлы һәм табигый продуктлар белән тәэмин итүче предприятиеләр бар. Әлеге өлкәдә эшләүчеләр әлеге предприятиеләрнең тоткасы, алар тырыш, үз эшенә тугры кешеләр.

Әлеге тармак алдынгыларын хуплау йөзеннән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “ТР агропромышленность комплексының иң яхшы хезмәткәрләре” конкурсы оештырды. Республика конкурсында җиңгән йөз кешенең дүртесе Питрәч районыныкы.

ИҢ МӨҺИМЕ - ЭШЕҢНЕ ЯРАТУ

“Иң яхшы ветеринария табибы” номинациясендә “Ак барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ хезмәткәре Елена Фәтхуллина җиңү яулады. Аңа әлеге предприятие балачактан яхшы таныш. Аның әнисе кошчылык фабрикасында эшләгән, еш кына кызын үзе белән эшкә алып бара торган булган ул. Елена мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан ветеринария институтына укырга кергән, диплом алганнан соң бер дә икеләнмичә Питрәч кошчылык фабрикасына сугым цехына ветеринария табибы булып эшкә урнашкан. Хәзер аның хезмәт стажы – 25 елдан артык.
- Бу вакыт эчендә лабораториядә дә, бройлерлар үстерү бүлегендә дә эшләдем, хәзерге вакытта мин инкубаторда ветеринария табибы. Мондагы бөтен эшне беләм, күңелсезләнеп эшсез утырырга арам юк, - диде елмаеп Елена Фәтхуллина. – Әлбәттә, республикада иң яхшы хезмәткәрләр арасында булу бик күңелле, рәхәт. Иң мөһиме, үз эшеңне яратырга кирәк, шул вакытта гына хөрмәт яулап була.
ҺӨНӘР САЙЛАУДА ЯЛГЫШМАДЫМ
“Иң яхшы кадрлар хезмәткәре” номинациясендә җиңүчеләр арасында – питрәчле Физәлия Никитина. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул юридик белем ала һәм җирле “Шатлык” приютына эшкә урнаша, ә 2013 елда кошчылык фабрикасында кадрлар бүлеге инспекторы була, узган елдан бирле кадрлар бүлеге башлыгы вазыйфасын үти. Аның кадрлар хезмәтендә эш стажы - 12 ел. Физәлия Никитина сүзләренчә, ул хезмәт эшчәнлегенең беренче көннәреннән һөнәр сайлауда ялгышмаганлыгын аңлаган.
- Безнең кулларда – кеше язмышы һәм предприятиенең алга таба үсеше, - дип билгеләп үтә Физәлия Никитина. – Без киләчәктә хезмәткәрдә потенциал күрергә, аңа дөрес юнәлеш бирергә, ярдәм итәргә, кешенең белгеч буларак үз-үзенә ышанычын ныгытырга һәм стимул бирергә тиеш. Мин бәхетле кеше, чөнки үз эшемне яратам һәм үземне бу урында кирәкле һәм файдалы итеп тоям.
БЕЗДӘ ЭШ СӨЮЧӘН КЕШЕЛӘР ЭШЛИ
Юрий Шакаев “Иң яхшы инженер” номинациясендә җиңүче булды. Ул Рус Казысы авылында туа, хәзерге вакытта Ленино-Кокушкинода яши. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәү энергетика институтына укырга керә, студент чагында армиядә хезмәт итәргә өлгерә. Диплом алгач, районга кайтып, кошчылык фабрикасына эшкә урнаша. Әлеге предприятие аңа яхшы таныш булган, чөнки ул мәктәп елларында анда слесарь булып эшләгән, ә студент чагында практика үткән. Аның “Ак барс” кошчылык комплексы”нда хезмәт стажы – 30 елга якын.
- Кошчылык фабрикасы төрле чорларны хәтерли, - ди Юрий Шакаев. – Минем уйлавымча, ул күп еллар нәкъ менә үз вазыйфаларын намус белән башкарган, эш сөючән хезмәткәрләр ярдәмендә эшләп килә
ӘТИСЕ ЮЛЫННАН КИТКӘН
“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ хезмәткәре Владимир Золин “Иң яхшы икътисадчы” номинациясендә җиңүчеләрнең берсе. Ул Питрәч авылында туып-үсә. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә югары белем ала. Владимир салым инспекциясендә, аннары банкта эшли. Әмма аның бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган әтисе юлыннан китәсе килә. Шуңа да Владимир Золин мөмкинлек килеп чыгуга аннан файдаланмый калмый. Ул “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ хуҗалыгына эшкә урнаша. Менә инде сигез елга якын ул анда финанс-икътисад хезмәте вазыйфасын үти. Аның әти-әнисе һәм тормыш иптәше – шулай ук икътисадчылар. Балаларда да математик фикерләү сәләте сизелүе гаҗәп түгел. Бөтен гаилә Владимирның һөнәри казанышлары белән горурлана. Ул бик еш грамоталар һәм Рәхмәт хатлары ала, ә узган ел “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖдән көмеш күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса