Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларның батырлыгы мәңге хәтердә сакланыр

Җиңү көне - һәрберебез өчен кадерле һәм зур бәйрәм. Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм сагышлы, моңсу бәйрәм. Җитмеш елдан артык вакыт узса...

Бәйрәм көнендә хакимият бинасы каршындагы мәйданга халык күп җыелды. Аларның күбесе парадны күрсәтергә, һәйкәлгә чәчәкләр салырга, дип гаиләләре, балалары белән килгән иде. Илебезнең һәр кешесенең изге бурычы - бабайларның, карт бабайларның батырлыкларын искә алу, күңелләрдә саклау.

Җиңү парадында катнашу - бу зур җаваплылык. Предприятие һәм оешма делегацияләре каршында һәркемнең яраткан бәйрәм гимны астында район үзәге мәктәпләре укучылары марш атлап үтте. Алар артыннан геройлар портретлары һәм авыр сугыш елларын чагылдырган автоколонна үтте. Ерак 1941 ел - мәктәп укучыларына кулларына корал алып, олылар белән беррәттән ирек өчен көрәшергә туры килә. 1942 ел - Ватан-анабыз балаларын сугышка чакыра, аларны рухландыра. 1943 ел - җиңелмәс сугышчан рух, дошманга каршы көрәшләр тынып торган арада учак янында солдат җырлары яңгырый. 1944 ел корбаннары - коточкыч Ленинград блокадасына дучар булучылар. Һәм, ниһаять, герой 1945 ел - Туган илебез хакына үлемнән дә курыкмаган солдат-җиңүчеләр. Болар барысы да дәһшәтле тарихыбыз сәхифәләре.

- Без һәр елны бәйрәмгә киләбез, сугыш юлларын кичкән ата-бабаларыбыз турында хәтерлибез, - ди питрәчле Валентина Вавилова. - Хәзер аларның портретларын колоннада оныкларыбыз кулларында тотып бара - бу бик хаклы.

- Искиткеч бәйрәм, кәефләр дә күтәренке, бәйрәмчә, - дип өстәде аның танышы Надежда Суровцева. Ул тантаналы чарага кечкенә оныгы Лиза белән килгән. Ул да әлеге бәйрәм турында, бу көнне Җиңү бәйрәме билгеләп үтелүен белә, ни өчен парадка чәчәкләр, шарлар белән килүне дә аңлый.

Әйе, бу һәммәбез өчен мөһим, олы бәйрәм. Әмма бу ветераннар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен аеруча да үзенчәлекле, зур мәгънәгә ия. Алар бу тантананың төп геройлары.

- Бу бик зур, куанычлы бәйрәм, җиңү көне, - диде Бөек Ватан сугышы ветераны Вагыйзь Сәгыйров. - Бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтүләре, аны онытмаулары өчен зур рәхмәт.

- Мин яшьләргә һәм балаларга мөрәҗәгать итәргә телим, - дип билгеләп үтте сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Нина Куприянова. - Җитмеш ел элек безнең халкыбыз бөтен көчен фашистларга каршы көрәшкә юнәлтте һәм дошманны җиңүгә иреште. Сугыштан соң барысы да, шул исәптән сугышта катнашучылар, бергәләп илебезне торгызды. Беркем дә читтә калмады, уртак эш өчен бөтен көчен куйды. Бу турыда онытмагыз. Бүген алар алдында баш иегез. Алар бит безгә тынычлык бүләк итүчеләр. Аларны онытырга хакыбыз юк.

- Барыбыз исеменнән дә ветераннарыбызга батырлыклары өчен рәхмәт белдерәбез, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга район башлыгы Эдуард Дияров. - Җиде меңгә якын питрәчле фронтка киткән, шуларның бер мең бер йөзе генә өйләренә әйләнеп кайткан. Алар барысы да, һәм күп кенә якташларыбыз мәңгегә батырлык, чыдамлык үрнәге булып калдылар. Аларга дан һәм хөрмәт. Бүген һәркемгә тыныч, аяз күк йөзе телим.

Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсенә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Марина Потяшина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасын укыды.

Геройлар, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә гирлянда һәм веноклар салдылар.

Бәйрәм уңаеннан халык күңел ачулары балалар шәһәрчегендә концерт белән дәвам итте, шулай ук мавыктыргыч интерактив мәйданчыклар эшләде.

Җиңү көнендә, питрәчлеләр һәм район кунаклары, бөтен ил белән, "Үлемсез полк" йөрешендә катнашты. Кайчандыр фашист илбасарларын җиңгән һәм туган җирләрен иреккә чыгарган геройлар портретларын алып баручы һәрбер кеше горурлык хисләре кичерде. Әлеге акция илебездә 2012 елдан бирле оештырыла, безнең районда ул шулай ук беренче тапкыр гына узмый. Ләкин быел "Үлемсез полк" Питрәчнең төрле авыл җирлекләреннән меңнән артык халыкны, балалар һәм өлкәннәрне берләштерде. Күпләгән иске сурәтләр тоткан әти-әниләре белән бергә, аларның мәгънәләрен аңламасалар да, кечкенә балалар да атлады. Барысы бергә, бертигез атладылар. Герой-якташларыбызның күбесе исән булмаса да, аларның батырлыклары мәңгегә безнең күңелләрдә.

- Безнең мәктәптә, балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабалары, авылдашлары, кайчандыр безнең илне саклаган батыр кешеләр турында да беләләр, - дип билгеләп үтте Кощак авылы мәктәбе директоры урынбасары Любовь Мортазина. - Бүген аларның кулларында барлык геройларның сурәтләре. Безнең өчен, акциядә катнашу ул - аларга рәхмәт белдерү мөмкинлеге.

- Минем ике карт бабаем да сугышкан, миңа алар турында сөйләделәр, - ди Питрәчнең 1 мәктәбе укучысы Амелия Юсупова. - Минем кулымда шуларның берсе - Корбангали Фәттаховның портреты. Ул сугышкан, Мәскәүне яклауда катнашкан.

- Минем кулымдагы портретта карт бабам Василий Юшков сурәтләнгән. Ул да сугыш башыннан җиңүгә кадәр сугышкан. Аны яралаганнар, ләкин ул сәламәтлеген ныгыткач, тагын фронтка әйләнеп кайта һәм Германиягә кадәр барып җитә, - дип сөйли беренче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Алина Алексеева. - Мин аның белән бик горурланам!

- Мин бүген "Үлемсез полк" йөрешендә карт бабам Григорий Калистратов портреты белән катнашам, - дип уртаклашты 2 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Валерия Слепова, - ул сугышкан һәм Берлинга барып җиткән. Аның һәм аның шикелле солдатлар хөрмәтенә без бу акциядә катнашабыз да инде. Чөнки без аларның батырлыклары турында хәтерлибез.

Сугышта катнашып, исән кайткан тагын бер питрәчле - Хәким Әскәров портретын аның балалары һәм оныклары бөтен гаилә белән алып барды.

- Ул бик яхшы кеше иде, сугыштагы вакыйгалар турында сөйли иде, - дип искә ала Роза Әскәрова. - Без аның турындагы истәлекләрне саклыйбыз, мин улыма сөйли идем, ә хәзер инде оныгыма да сөйлим.

- Әйе, мин беләм, минем бабам герой булган, - диде 2 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Влад Әскәров.

Сугышта үлеп калган сугышчылар һәйкәленең мемориаль плитәсендә санап кителгән сугышчыларның исем-фамилияләре дә әлеге хәрәкәтнең бер өлеше булсын өчен, "Үлемсез полк" колоннасы, Питрәч урамнарыннан әлеге һәйкәлгә таба юл алды.

Бәйрәм кич белән дә дәвам итте. Оештыручылар питрәчлеләрне талантлы артистлар катнашкан матур чаралар белән сөендерде. Ә концерт ахырында бөтен кеше яраткан "Җиңү көне" җыры яңгырады һәм күк йөзе якты салют белән бизәлде.

Безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашучы 21 кеше, 123 сугышчы-азат итүчеләрнең тол калган хатыннары һәм 487 тыл хезмәтчәне яши. Аларның күбесе район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса