Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Әлбәден»дә быел Кенигсбергны алуны күрсәтәчәкләр

Фестиваль 21 һәм 22 июньдә узачак

Быел Питрәч районында җиденче тапкыр «Әлбәден» тарихи реконструкция фестивале узачак. Вакыйганы фестивальнең оештыручысы Наилә Таҗиева Советлар Союзы Герое, Брест крепостенең соңгы сакчысы Петр Гаврилов турындагы яңартылган китапны тәкъдир иткәндә игълан итте.

«Быел без Җиңүнең 80 еллыгына бәйле яңа реконструкцияне тәкъдим итәчәкбез. Беренче тапкыр Кенигсберг крепостен алу буенча масштаблы сугыш күрсәтеләчәк, шулай ук 1945 елның 24 июнендә узган парад – бу безнең реконструкциянең куәтле финалы булачак», – дип уртаклашты Наилә Камилевна.

Фестиваль Хәтер һәм кайгы көненә багышлана һәм 21 һәм 22 июньдә узачак. Аңа Россиянең барлык почмакларыннан елдан-ел күбрәк тарихи клублар кушыла, узган ел аларның саны 350дән артык иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса