«Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар яраткан педагоглары турында сөйләделәр
Балалар сүзләренчә, үзләренең укытучылары – иң ярдәмчел һәм аңлаучан
Питрәч районы «Беренчеләр хәрәкәте» бүлегендә катнашучылар үзләренең яраткан педагоглары турында сөйләделәр.
Регина Владимировна Гарипова – безнең лицей алдыгынларының иң яраткан укытучысы. Ул – педагог-оештыручы, иң ярдәмчел һәм игелекле укытучы. Без аны һәрберебез өчен уку барышында таянычыбыз һәм ярдәмчебез булганы өчен яратабыз. Ул безне тыңлый, аңлый һәм киңәшләрен бирә, кирәк чакта ачулана да ала. Без аның белән күп кенә конкурсларда катнашабыз, хәтта “Алга! Киттек!” республика форумында Алдынгылар премиясен дә оттык. Минемчә, педагог булу җиңел, ә менә балалар өчен терәк һәм ярдәмче булу – зур хезмәт!
Полина Козарь, Көектәге “Алгоритм” лицее
Наира Артур кызы Алтунян, инглиз теле укытучысы, педагог-оештыручы, шулай ук 11 нче сыйныф җитәкчесе – безнең иң яхшы педагогыбыз. Без аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Ул һәрвакыт безне әниебез кебек кайгырта һәм саклый.
Владислава Огаркова, Кощак мәктәбе
Юлия Михайловна Карнаух минем иң яраткан укытучым. Ул бездә биология һәм химия укыта, дәресләрне кызыклы итеп алып бара. Ул безнең мәктәптә директорның укыту эшләре буенча урынбасары да. Аны һәркем ярата һәм хөрмәт итә.
Диана Шәрәфиева, Кощак мәктәбе
Безнең мәктәптә яхшы, игелекле һәм үз һөнәрләренә тугры укытучылар бик күп. Ләкин шуларның берсе минем күңелемә аеруча да якын, кадерле. Ул – Илсөяр Дамир кызы Гыйсмәтова, ул безгә инглиз теле укыта.
Күпләр өчен инглиз теле дәресләре ялыктыргыч тоела. Ә безнең укытучыбыз Илсөяр Дамировна дәресләре бер дә күңелсез түгел, ул материалны һәркемгә кызыклы һәм аңлаешлы итеп төшендереп бирә ала.
Зилә Хәсәнова, Питрәч 2 нче мәктәбе
Нина Алексеевна Ларионова минем яраткан укытучым – ул математика укыта. Ул килгәч, мин элек аңламаган темаларны яхшырак аңлый башладым. Нина Алексеевна һәрчак укучылар белән уртак тел таба белә. Әгәр дә кемдер теманы аңламый икән, барысын да кабат аңлатыр өчен өстәмә рәвештә шөгыльләнүгә чакыра.
Эвилина Хәбибуллина, Кощак мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа