Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аллаһы Тәгалә аны ярдәменнән ташламаган

Район хакимияте вәкилләре иртәдән Шәле авылында яшәүче Нәсимә Әхмәтгәрәевна Әхмәтгалиеваны 90 яшьлек юбилее белән котларга килделәр, аңа чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырдылар. Аның язмышы һәр кешенең күңелендә кызгану, шуның белән бергә, бернигә дә карамастан, тормышны яратуы өчен хөрмәт хисләре уята.

Безнең героиня дөньяга килергә дә өлгерми әнисен югалта, әнисе аны тапканда үлә. Кайгыдан югалып калган әтисе төшенкелеккә бирелә, әмма кечкенә сабыеның кызганулы тавышын ишеткәч, аның хакына алга таба яшәргә кирәклеген аңлый. Тиздән ул Нәгыймә исемле кыз белән таныша, кызына әнисен алыштырыр дигән өмет белән аңа өйләнә. Шулай булып чыга да, бу хатын Нәсимәгә яхшы әни була, ә соңрак дүрт энекәш тә бүләк итә, алар да апаларын бик яраталар. Нәсимә Әхмәтгалиева бик үк сәламәт бала булып тумый, ул балачактан инвалид була. Шуңа күрә әти-әнисе якты дөньядан киткәндә улларыннан апаларын беркайчан да берүзен калдырмаячаклары турында вәгъдә итүләрен сорый.
Соңрак Нәсимә Әхмәтгәрәй кызы бертуган энесе Бәдретдин һәм аның хатыны Әминә белән яши. Яшь парның ике баласы – Рузалия һәм Рөстәм туа. Нәсимә Әхмәтгәрәевна өйдәгеләргә һәрвакыт хуҗалык буенча ярдәм итә, балаларын карарга булыша. Шатлыклы көннәр озакка сузылмый, гаиләгә кайгы килә – 35 яшендә гаилә башлыгы Бәдретдин вафат була. Әминә Мусиновна һәм Нәсимә Әхмәтгәрәевна ике кечкенә бала белән калалар. Тол калган хатын-кыз иренең апасын ялгыз калдырмый. Алар бергә яшәүләрен дәвам итәләр. Тиздән балалар үсеп җитәләр, Рөстәм Гөлфинә исемле кызга өйләнә. Егет үз туганнарын калдырмый, беркая да күчеп китми, тормыш иптәше белән төп йортта яши башлыйлар. Аннары инде Нәсимә Әхмәтгәрәевна аларның балаларын – Гөлинә һәм Ильясны карый.
- Нәсимә апа – безнең гаилә әгъзасы, - ди Гөлфинә Әхмәтгалиева. – Мин, ирем, балаларым, каенанам аны бик яратабыз, аның турында кайгыртабыз. Ул мәрхәмәтле йөрәкле, балаларга карата мәхәббәте чиксез аның. Мин өй эшләре белән шөгыльләнгәндә ул аларны бишектә тирбәтә иде. Минем мәшәкатьләрне җиңеләйтте, Гөлинә һәм Ильяс белән вакытны бик теләп үткәрде.
Шунысы гаҗәп, безнең героиняга туганнан алып бүгенге көнгә кадәр нинди мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле кешеләр очрап торган! Аны саклыйлар, яраталар. Без хөрмәтле юбилярларыбызның күбесеннән аларның озын гомер сере нәрсәдә дип сорыйбыз. Монда исә аның тормыш чыганагы – туганнары һәм якыннары булуында бернинди шик юк, аларның һәркайсы аңа күңел җылысы һәм яратуын бүләк иткән.
Кызганыч, Нәсимә Әхмәтгәрәевна бөтенләй сөйләшми диярлек. Ул, кечкенә бала кебек, кунакларга карап торды, һәм, күрәсең, ни булганын аңлап та бетермәде, әмма йөзеннән елмаю китмәде.
Өстәлдәге конфетны күреп, ул: «Конфет ашыйсым килә», - дип кенә пышылдады. Гөлфинә шунда ук аңа теләгәнен алып бирде.
- Аның бәхете сездән, - диделәр кунаклар бертавыштан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса