Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аллы-гөлле чәчәкләрне, гүзәллекне күр әле

«Крестьян-фермер хуҗалыгы» диюгә сыер, тавыклар, трактор һәм иген кыры белән бәйле картина күз алдына килә. Әмма чынлыкта, фермер хуҗалыгы бик романтик урын да булырга мөмкин икән. Мәсәлән, Владимировлар крестьян-фермер хуҗалыгында чәчәкләр үстерәләр. Безнең иҗат төркеме аларда кунакта булды. Эшмәкәр Павел Владимиров үзенең гаилә бизнесы, язгы-җәйге сезонга эш планнары һәм Богородск авылында яңа мәйданчыкта эшли башлавы турында сөйләде.

Эшмәкәрләргә, үз эшләре белән шөгыльләнергә һәм үсәргә әзер булган кешеләргә һәрьяклап ярдәм итү – район җитәкчелегенең беренче бурычларыннан берсе. Һәр пәнҗешәмбе район башлыгы Илһам Кашапов эшмәкәрләр белән очрашу үткәрә. Кабул итүгә теләгән һәр кеше языла һәм үз проблемалары, бизнестагы планнары турында сөйли ала. Алга таба һәр мәсьәләне хәл итү өчен юл картасы раслана. Шундый ярдәм алуы һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында чәчәкләр үстерүче КФХ хуҗасы Павел Владимиров үз эшен киңәйтә башлаган: Богородск авылындагы буш торган теплицаларда беренче үсентеләр, шуның белән бергә яңа эш урыннары да барлыкка килде.
Владимировлар гаиләсе чәчәкләр үстерү буенча үз эшен Иске Йорт авылында башлап җибәргән. Башта алар яшел суган һәм кыяр үстерү белән шөгыльләнәләр. Тик бераз соңрак чәчәк ассортиментына күчәләр. Хәзер аларның йөздән артык берьеллык, күпьеллык һәм бүлмә гөлләре бар. Бизнеста бөтен гаилә катнаша. Эшнең яртысын Павел Александровичның хатыны Полина Павловна үз өстенә алган. Аларга өч кыз һәм өч оныклары да булыша. Үз хуҗалыгында алар берничә кагыйдәне саклыйлар. Мәсәлән, чәчәкләрне химия белән тукландырмыйлар һәм суны төпләп сипмиләр.
Иске Йорт авылында 25әр сутыйлы ике участокта, хәзер, нигездә, розалар үстерәләр. Богородск авылындагы яңа теплица комбинатында ябык теплица территориясе 1,2 гектар тәшкил итә.
- Яңа теплицага без октябрь аенда гына күчтек һәм биредә тәртип урнаштырабыз. Мондый зур территория безгә җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирә. Башкаланың күпләп сатуп алучылары һәм питрәчлеләр өчен дә урнашу урыны бик уңайлы, - дип уртаклашты Павел Александрович.
Ике теплицада 25 кеше эшли. Богородскийдан сигезләп кеше эшкә урнашкан.
- Мин гаиләм белән шәһәрдән авылга табигатькә якын булу өчен күчеп килдем. Чәчәкләр белән эшләү бик күңелле, көн саен аларга карап сокланам, күңелгә рәхәтлек алам. Кышын иртәләрен күңелсез һәм болытлы була, монда килгәч күңелләр күтәрелеп китә, тирә-юнь шау-чәчәккә күмелгән. Һәм, әлбәттә, үзеңнең иҗади хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү бик күңелле. Аеруча да чәчәк аткан вакыт рухландыра, бу тагын да яхшырак эшләргә омтылыш бирә, - дип сөйләде чәчәк фермасы хезмәткәре Наталья Стрельцова.
Эштә Владимировлар гаиләсе, барыннан да элек, үз тәҗрибәсенә таяна. Аларны хәзер, экспертлар сыйфатында, консультацияләргә республиканың башка эре теплицаларына да чакыралар.
Экскурсия барышында Павел Александрович чәчәк үстерү технологиясен күрсәтте һәм нинди композицияләр әзерләүләре турында сөйләде.
- Без тулысынча үз җитештерүебезгә күчтек, чәчәбез һәм орлыклар утыртабыз. Тамыр бирә торган үсемлекләрне аерым кассеталарга күчереп утыртабыз. Ә аннан аларны аерым чүлмәкләргә күчерәбез, яки алардан пыялада, үрелгән кәрзиннәрдә композицияләр ясыйбыз. Кечкенә генә орлыктан бик матур чәчәк үсеп чыга, аның бутоннары ачылганда ул безгә шул рәвешле хезмәтебез өчен рәхмәт белдерә сыман. Шулай итеп без барысын да дөрес эшләгәнебезне аңлыйбыз, - дип сөйләде безгә эшмәкәр.
Чәчәк үстерүчеләрнең төп сату сезоны апрель ахырында башлана. Үсентеләрне утыртуның иң кызу чоры - май һәм июнь айлары. Әмма Владимировлар гаиләсе барлык бакчачыларны сөендереп чәчәк сатуны ел әйләнәсендә алып барырга планлаштыра. Район халкы арасында яран гөле, роза һәм хризантемалар иң популяр чәчәкләр булып тора. Ә яшьләр арасында суккулентлардан торган композиция аеруча яратып кабул ителә. Киләчәктә фермер теплицаларның бер өлешендә кыяр үстерергә планлаштыра. Шуның нәтиҗәсендә, кышын да кыяр сатып алырга мөмкин булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса