Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алты яшьлек сабый сезнең ярдәмгә мохтаҗ

Гүзәл Нугуманованың баш миендә күз нервларында шеш бар. Аңа Германия клиникасында протон терапиясе узарга кирәк. Моның өчен 5 миллион 300 мең суммада акча таләп ителә.

Алты яшьлек Гүзәл Нугумановлар гаиләсенең беренче кызлары. Өч айга кадәр ул бер дә авырмаган. Аннан авырлык җыймый башлаган, күзләре кыегайган. Бер яшендә аңа “баш миендә күз нервларында шеш” дигән диагноз куела. Шул вакыттан бирле, хастаханә аларның икенче йортына әверелә. Алар химиотерапия узалар, ә агымдагы елның март аенда Гүзәлгә шешне өлешчә бетерү буенча операция ясыйлар. Кызганыч, операциядән соң, баланың уң ягын паралич суга, уң күзе сукырая, гормональ үзгәрешләр башлана.
Кызга икенче тапкыр ашыгыч операция ясыйлар, кабат химиотерапия билгелиләр. Тик ун циклның бишесен генә узалар – оешкан тромблар аркасында химияне ясамыйлар.
Бүгенге көндә гаиләнең бары тик бер мөмкинлеге генә бар – протон терапиясе. Кызның әнисе Гөлчәчәк аңлатканча, бу дәвалауның иң нәтиҗәлесе һәм аларның баланың калган күз күремен саклап калу мөмкинлеге бар. Өстәмә зарарлар да азрак булачак.
Аларны Германиягә дәвалануга чакырганнар. Тик моның өчен зур сумма – 71 мең евро, ягъни 5 миллион 300 мең сум акча кирәк. Гөлчәчәк хәзер эшләми, кызы турында кайгырта. Аларның тагын бер кызлары – дүрт яшьлек Азалия үсеп килә. Гаиләдә әтиләре генә эшли. Әлеге гаилә өчен бу шактый зур сумма. Шуңа күрә алар киң күңелле, битараф булмаган кешеләр ярдәменә өметләнә.
Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
8 (917) 920-20-43 Камил Нугуманов (Гүзәлнең әтисе)
Карта номеры: 6390 0262 9010 692597 (Гөлчәчәк Н.)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса