Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җан һәм тән чистарыну бәйрәме

19 гыйнвар - Качману бәйрәме, яки, башкача әйткәндә, Ходайның халыкка күренү көне. Бу көнне питрәчлеләр, дингә ышанучы барлык христианнар кебек үк, купельдә коеналар һәм чиркәүләрдә иман укыйлар. Без дин тотучыларның бу вакыйганы ничек бәйрәм итәргә тиешлеген, безнең районда коену өчен кайда махсус урыннар оештырылачагын белдек.

билгеләнгән. Качману төнендә җирдәге бөтен су шифалы көчкә ия була һәм ел буе үз үзенчәлекләрен югалтмый дип санала.
- Кызганыч, тирән мәгънә салынган традицияләр хәзер күңел ачу чарасына әверелә башлады. Бүгенге көндә Качману төнендә иорданда яки купельдә коену кебек популяр традиция бар. Кайвакыт шул рәвешле “бөтен гөнаһларны юып төшерергә була” дигән фикер ишетергә дә мөмкин. Әмма без исегезгә төшерәбез: гөнаһларны бетерергә су түгел, ә язык әйтү һәм иман уку аша Ходай ярдәм итә. Һәм Ул моны кешенең чын күңелдән үзгәрергә теләвен күреп эшли. Аруландырылган суда коенып кына “яңарып" булмый, - диде изге Николай чиркәве настоятеле Владимир атакай.
Елга ике көн генә – Сочельникта һәм бәйрәмдә дингә ышанучылар көне буе аруландырылган су эчәләр. Башка көннәрне аны иртән авыз итәләр. Аруландырылган суны иман укып ач карынга эчү дөрес санала.
Питрәчтә Изге Николай чиркәвендә инде 17 гыйнвардан иман укулар узачак. 15.30 сәгатьтә кичке, иртәнге келәүләр, 18 гыйнварда 7.50 сәгатьтә - литургия һәм суны аруландыру. 14.00дә Богоявление акафисты белән иман уку булачак. 15.30да – иман кылу. 19 гыйнварда 7.50 сәгатьтән литургиягә килергә мөмкин булачак. Питрәчтә Изге Николай чиркәвендә бу суны 10.00дән 18.00 сәгатькә кадәр аруландырачаклар һәм таратачаклар. 14.00дә Шихазда авылында Изге пәйгамбәр Илья чиркәвендә суны аруландырачаклар. 20 гыйнварда аруландырган су көн дәвамында теләгән һәркемгә биреләчәк. Безнең районда традиция буенча җиде җирлектә су коену өчен махсус урыннар оештырылачак - Пановка, Аркатау, Керәшен Сәрдәсе, Кощак, Рус Казысы, Көек һәм Дүрт Өйле авылларында.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм кешеләрнең сәламәтлеген контрольдә тоту өчен урыннарда полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм медиклар кизү торачак. 0+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: милли сәясәт