Анна Ларина: “Мин күңелем белән һаман музейда”
“Районның тере энциклопедиясе” – Питрәч туган якны өйрәнү музеена нигез салучы Анна Лаврентьевна Ларинаны әнә шулай атыйлар. Ул учреждениегә 5000гә якын уникаль борынгы экспонат бүләк иткән, Бөек Ватан сугышы герой-якташларының биографиясен озак еллар хәтерендә саклаган, бүгенге көнгә кадәр алар турында бертуктаусыз сөйли. Күптән түгел Анна Лаврентьевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны туган көнендә район башлыгы Илһам Кашапов, ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева, музейның хәзерге директоры Елена Корябина һәм башкалар котлады. Кунаклар Анна Лаврентьевнага нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Илһам Кашапов юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты тапшырды.
Бәйрәм өстәле артында юбиляр безгә үзе турында, шулай ук музейга җан өрүе, һәлак булган, хәбәрсез югалган питрәчлеләрнең хәтерен мәңгеләштерүе турында сөйләде.
- Без кечкенә йортта яшәдек, - дип сүзен башлады Анна Лаврентьевна. – Без гаиләдә биш бала идек. Кырык беренче елның июнендә халык терлек азыгы әзерләүгә, урып-җыюга әзерләнде. Җылы, кояшлы иртәләрнең берсендә сугыш башланыр дип беркем дә уйламаган, көтмәгән иде. Бөтен авырлык балалар, хатын-кызлар, картлар җилкәсенә төште. Сугыш озак бармаячак, диделәр. Шулай, без көн саен, бүген ул һичшиксез бетәр дигән өмет белән уяндык. Ачлы-туклы яшәдек, салкын кыштан курка, һәм яз килүенә чиксез шатлана идек, үлән, черек бәрәңгедән пешерелгән коймак белән тукландык.
Җиңү турында хәбәр килгәч, яшь кыз Анна, барысы да ал да, гөл булыр , кайгы-хәсрәт бер мизгелдәй юкка чыгар, дип уйлый. Әмма чынбарлык кырыс булып чыга. Берәүләр кара кәгазьне күкрәкләренә кысып елаганнар, икенчеләр хәбәрсез югалган якыннарын эзләп табарга тырышканнар. Өченчеләренә әтиләре, абыйлары, уллары белән очрашу насыйп булган.
Анна ул чагында авыр газаплар кичергән һәркемне кызганган. Ни өчен нәкъ менә аларга кайгы кичерергә туры килгән? Бу кешеләр, башка буын кешеләре кебек үк, бәхеткә, тыныч тормышка лаек бит! Кайда инде монда гаделлек? – ул үз-үзенә әлеге сорауларны бирүдән туктамаган. Кыз сугыш геройлары турында хатирәләр гасырлар буе яшәсен дип хыялланган.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Анна Лаврентьевна Казан авыл хуҗалыгы институтында җимеш-яшелчә факультетында укый, галим-агроном була. Соңрак ул Кострома өлкәсенә эшкә китә, әмма берничә елдан туган ягы Питрәчкә әйләнеп кайта. Дүрт ел КПСС райком секретаре булып эшли, аннары мәктәпкә урнаша һәм биология, авыл хуҗалыгы нигезләрен укыта башлый.
Ул балалар өчен кыю рус солдатлары көрәшкән урыннарга экскурсияләр үткәрә.
- Бервакыт мин балаларны Брест крепостенә алып бардым, - дип искә ала юбиляр. – Без килеп җиткәндә генә яңгыр явып узды. Юлларда күлдәвекләр барлыкка килде, әмма алар кан кебек кызыл төстә иделәр. Шулчак Левитан тавышы ишетелде: “Бүген, 22 июнь көнне, иртәнге сәгать дүрттә немецлар Советлар Союзына һөҗүм иттеләр”. Мин хәтта хәзер ничәнче ел булуын оныттым, шушы минутта сугыш бара кебек тоелды. Балаларда да курку хисе барлыкка килде, алар минем яныма сыештылар. Без ике рәттә үсеп утырган кызыл розаларны күргәч һәм кызыл күлдәвекнең каян чыкканын аңлагач кына тынычлана алдык. Аларны Брест геройлары хөрмәтенә поляклар утырткан булып чыкты.
1984 елда, Анна Лаврентьевна лаеклы ялга киткәч, аңа музей Советын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Музей ике елдан соң ачыла, ул анда мөдир була.
- Мин иртәдән төнгә кадәр йортлар буйлап төрле предметлар эзләп йөрдем, - ди ул. – Һәр нәрсәне - Николаевка тәңкәләрен дә, кул тегермәннәрен дә, борынгы кием-салымнарны да, савыт-сабаларны да бик теләп алдым. Үз үҗәтлегем белән хәтта күпләрне туйдырып бетергәнмендер дә дип уйлыйм, әмма миңа тарихи әйберләрне җыю бик кызык иде. Хатлар, кием-салым, Бөек Ватан сугышы солдатлары медальләре, орденнары минем өчен иң кадерле табылдык иде. Мин һәлак булган, хәбәрсез югалган солдатларның якыннары һәм туганнары белән аралаштым. Бөтен районны йөреп чыккач, якташ сугышчылар турында мәгълүмат бирүне сорап, төрле шәһәрләргә хатлар яза башладым. Мине Евпатория, Кырым, Севастополь, Феодосиягә чакырдылар.
Анна Лаврентьевна музейны яңа экспонатлар белән тулыландыруын дәвам итә, бүген ул анда еш кунак. Хәзерге хезмәткәрләр аның янына даими килеп торалар, өйдә булышалар. Ә юбилярның иң якын кешеләре - улы Александр һәм оныгы Денис.
Интервью барышында аның телефоны шалтыратулардан өзелеп тормады.
- Сезгә ничә яшь тулды? – дип сорыйлар аннан телефон аша.
- Миңа? Унсигез! – ди җавап кайтара ул.
Аның юмор хисенә, хәтеренә, күңел көрлеге, активлыгы һәм тормыш сөючәнлегенә көнләшми мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа