Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Антон Воронин: “Планда кошларның баш санын 300 меңгә җиткерү”

Антон Воронин тумышы белән Казаннан. Анда ул авиация институтын тәмамлаган һәм шунда эшләгән. Әмма күпмедер вакыттан үзен авыл хуҗалыгында сынап карарга була.

- Хатыным Алинаның Мөслим районында әти-әнисе кошчылык белән шөгыльләнә, - дип сөйли хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Антон. - Алар киңәше белән кошлар үстерү белән шөгыльләнергә булдым.

Үз эшемне ачу  теләге бар иде, тик менә туган шәһәрдән ерак китәсе килмәде. Барысы да уңышлы килеп чыкты – Казаннан ерак түгел Надеждино авылында иске, җимерелгән ферма биналары сатып алдым. Беренче эш итеп капиталь ремонт ясадык, тәүлеклек ит чебиләре сатып алдык.

Авыл хуҗалыгы бик авыр тармак. Беренче вакытта барысын да ташлап, шәһәргә китү турында да уйлый.

- Мин башлаган эшне дәвам итәргә тиеш, дигән ныклы карарга килдем. Барлык хаталарны да исәпкә алып, яңа эш планы төзедек һәм шуннан соң эшләр башланып китте, - дип уртаклаша безнең белән Антон Воронин.

Бүген корпусларда ике кошчы һәм бер слесарь эшли. Алар температура режимын контрольдә тота. Азыкны сатып алалар. Үз тегермәннәре  бар.

- Тәүлеклек чебешләрне декабрь – гыйнвар һәм май айларында Татарстаннан, Урал һәм Санкт-Петербургтан сатып алабыз. Аларны йөз көнгә кадәр тотабыз һәм сатабыз. Сатып алучылар бөтен Россиядән килә. Шулай ук Казахстанга һәм Беларусь Республикасына сатабыз. Нигездә, күпләп сатып алучылар белән эшлибез. Кызу сезон вакытында бездә 200 мең башка кадәр кош була, - дип сөйли КФХ башлыгы. Хәзер авыл эшмәкәрләренең  планында кош-корт санын 300 мең данәгә җиткерү. Өстәвенә, ярдәм дә бар - узган ел алар 20 миллион сумлык грант отканнар. Хәзер бу акчаларга 80 мең башка исәпләнгән яңа корпус төзелә, җиһазлар, кош-корт һәм азык сатып алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса