Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аның көр күңеллелеге һәркемне сокландыра

Надеждино авылында яшәүче Галия Төхбәт кызы Мөхәммәтдиновага ноябрьнең беренче көнендә 90 яшь тулды. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина килгән иде. Алар аңа район башлыгы Илһам Кашаповтан бүләк тапшырдылар.

Туган көнендә Галия Төхбәтовнаның   өенә кунаклар күп җыелды. Аның янына күпсанлы туганнары килгән. Күбесе еракта  яши, шуңа да карамастан,  кадерле кешеләре янына  йөзләгән һәм хәтта меңләгән чакрымны да үтеп кайтканнар иде. Әни, әби, карт әби, каенана Галия Мөхәммәтдинова һәр гаилә әгъзасының күңелендә аерым урын алып тора, ул һәрчак үзенең тормыш сөючәнлеге, юмор хисе, күңелле холкы, оптимизмы һәм игелекле булуы белән һәркемне сокландыра.
- Каенанам белән миңа бәхет елмайды, ул гаҗәеп яхшы кеше, - диде олы килене. - Кияүгә чыкканда миңа 16 яшь иде. Шуннан бирле ул минем өчен икенче әни, чөнки очрашуның беренче минутыннан мин аның өчен кызына әверелдем.
Галия Төхбәт кызы Мамадыш районының Көмешкүл авылында туып-үскән.
Яшь кызны күрше авыл егете Мөхәммәтнур ошата һәм тиздән  алар өйләнешәләр. Бәхетле пар 50 елдан артык  бергә гомер иткән, аларның җиде балалары туган, кызганыч,  өчесе инде исән түгел. Районда бераз яшәгәч, Үзбәкстанга күчәргә булалар, Галия апа мамык колхозында хезмәт куйган. 1992 елда лаеклы ялга чыккач та, алар ирле-хатынлы Питрәч районында, Надеждино авылында, улы гаиләсе белән бергә яши башлыйлар.
Галия Төхбәт кызының бүген 23 оныгы һәм 25 оныкчыгы бар.
- Ул бик сабыр, хәтта, бик авыр вакытларда да зарланмады,  барысына да түзде, - диде апасының ихтыяр көченә гаҗәпләнеп  юбилярның сеңлесе Гандәлиф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса