Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Аның тормышы шигърияткә мәхәббәт белән сугарылган

Питрәч җире бик күп талантлы галимнәр, спортчылар, артистлар, шагыйрьләр, журналистлар тәрбияләп үстергән.

 Күп кенә якташларыбызның исемнәре район һәм хәтта республикадан читтә дә билгеле. Аларны мәктәпләргә, мәдәният йортына чакыралар. Инде арабызда булмаганнарны да онытмыйлар.
Питрәч интернат-мәктәбендә узган очрашу зур патриот, укытучы Аркадий Иванович Масловка багышланган иде. Кызганыч, аның үлгәненә инде  өч ел. Әмма бу кеше безнең өчен  - туган җиребезнең бай тарихының бер өлеше.

Аркадий Маслов 1939 елның 22 гыйнварында Марий АССРның Медведев районы Ежово авылында гади эшчеләр гаиләсендә туа. 1962 елда Йошкар-Ола дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
Безнең районга 1965 елда күчеп килә, 1983 елга кадәр Кощак мәктәбендә математика укытучысы булып эшли, анда директор вазыйфасын башкара, шулай ук Питрәч мәктәбендә директор урынбасары була һәм үз фәнен алып бара. 1984 елдан лаеклы ялга чыкканчы коррекция мәктәбендә эшли. Аңа «Тәрбияче-методист» исеме бирелә.
«Фидакарь хезмәте өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан», «Хезмәт ветераны», медальләре,  «Мәгариф отличнигы»  билгесе белән бүләкләнә.
Аркадий Масловның гомере  шигърияткә мәхәббәт белән сугарылган... Ул кечкенәдән шигырьләр язган, «Вперед» район газетасы белән актив хезмәттәшлек итә, анда алар даими рәвештә басылып чыккан. Табигатькә, туган якка мәхәббәт һәрвакыт шагыйрьне чын шедеврлар булдыруга рухландырган. Фотога төшерергә яраткан. Аның рәсемнәре соңгы вакытта Аркадий Иванович эшләгән мәктәп-интернатта саклана.
Шагыйрьнең кызы Тамара Губкина әтисенең шигырьләрен җыйган һәм аның истәлегенә «Белой чайкой улетаю... »  дип исемләнгән китап чыгарырга булган. Анда шагыйрьнең йөзләгән шигыре тупланган.  «Бу китап – синең истәлегең, әти,» - дип  язган ул титул битенә.
- Әтиемнең иҗади сәләтләре күп иде. Ул шигырьләр язып кына калмыйча, матур итеп  рәсем ясады, төрле сызымнар сызу белән кызыксынды, берничә музыка коралында уйный белә иде, матур итеп җырлады, фотографиягә төшерү  белән шөгыльләнде. Тыйнак кеше иде, беркайчан да бернинди үтенечләр белән борчымады. Аның шигырьләр җыентыгын ул үлгәннән  соң таптык. Әти аны аерым папкада саклаган булган.
Әтиемнең шигырьләре иң якын  кешеләренә   - хатынына, балаларына, әнисенә, оныкларына, оныкчыкларына, яраткан Питрәч авылына һәм аның халкына  багышланган, - дип уртаклашты Тамара Губкина.
Китапны тәкъдир итүгә, Аркадий Иванович белән шәхсән таныш булган, мәктәп укучылары, педагогик коллектив һәм кунаклар җыелган иде. Аларның берсе - Анна Ларина, аңа җирле шагыйрь иҗаты бик якын. Анна Лаврентьевна җыелганнарга аның тормышы, шөгыльләре турында сөйләде.
- Аркадий Иванович бик күп темаларга шигырьләр язды, туган мәктәбе турында   беркайчан да онытмый иде. Аны өлкәннәр дә, балалар да, хезмәттәшләре дә хөрмәт итте. Ул зур ихтирамга лаек педагог булды. Аның шигырьләрен укып, иҗат тематикасының  күп төрлелеген аңлыйсың – мәхәббәт, табигать, туган як, кешеләр.  Ниһаять, Тамара Аркадьевна ярдәме белән аның шигырьләр җыентыгын күпләр күрәчәк, - диде ул. Укучылар чарада актив катнаштылар,  шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, сценкалар күрсәттеләр, җырлар җырладылар.
Аркадий Ивановичны балалар  күбесе белмәсә дә, бу көнне алар аның белән башкалар истәлекләре аша танышты, һәм, мөгаен, аның шигырьләрен  яратып калганнардыр. Чөнки аларны кабат-кабат укыйсы гына килеп тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 90 ел