Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Архивлар электрон форматка күчә

Татарстан Республикасының архив бүлеге буенча дәүләт комитеты көз башында архивларга заманча җайланмалар һәм техника рәвешендә грант ярдәме алуга конкурс үткәрү турында игълан итте. Конкурста 31 архив бүлеге катнашкан,13 номинант җиңүгә ирешкән, алар арасында Питрәч архивы да лаеклы урын алып тора.

Архив – тарихи документлар саклана торган урын. Тар гына коридорлар арасында киштәләрдә номер сугылган тартмалар саклана, ә аларда үзенчәлекле язмалар, басмалар, указлар урын алган. Элекке тормыш турында сөйләгәннәрен тыңлап тору бер эш, ә узган еллардагы кәгазьләрне актарганда бөтенләй башка хис кичерәсең, алардан үзенә бер төрле энергетика сизелә, теге яки бу вакыйганың дәреслеген күрәсең. Шуңа күрә дә әлеге күптәндәге кыйммәтле документларны саклау һәм тапшыру мөһим. Бу кешедә элеккеге вакытлар турында дөрес мәгълүмат булсын өчен кирәк. Питрәч архивы конкурста бик рәхәтләнеп катнашты, анда ике номинация тәкъдим ителгән иде.
Беренчесе документларның сакланышын тәэмин итү буенча проектны хуплауга юнәлдерелгән. Аның призы – планетар сканерлау автоном комплексы комплекты, аның ярдәмендә гадәти зурлыктагы кәгазьләрне генә түгел, ә зур форматтагы плакатларны да төпләргә мөмкин. Әлеге аппарат 480000 сум тора.
Икенче номинация архив документларын күргәзмә стендлар, видеопрокат, ноутбук, экран, аксессуарлар кулланып файдалану һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән – 205000 сумга.
Питрәч архивчылары проекты “Колхоз җирләрен гомерлек файдалануга дәүләт актлары” исеме белән документларга бәйле, анда 156 төп нөсхә тәкъдим ителгән. Документларның мөһим булуын аларның тышкы рәвешләреннән үк белеп була: каты тышлы, зур А2 форматлы. Алар 1937 елдан 1977 елга кадәрге елларга карый. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, алар арасында башка район колхозлары да бар. Хәзер архивчылар аларны үзләре откан махсус техника белән А2 форматында сыйфатлы итеп сканерлап төпли алачак. Моннан тыш, әлеге экспонатларны аеруча да кыйммәтле документлар дип таптылар һәм алар махсус билгеләнгән аерым урында саклаячаклар.
- План буенча якын киләчәктә барлык документлар электрон форматка күчәчәк. Питрәчлеләр уку залларында төпләнгән архив белешмә кәгазьләрен соратып, кыска вакыт эчендә кирәкле мәгълүмат ала алачак, – диде проект авторы, Питрәч архив бүлеге башлыгы Әлфия Вәлиуллина. – Әлбәттә, комитет ярдәм күрсәтте һәм бу файдалы да булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса