Алга
  • Рус Тат
  • Ата-аналар беренче балаларына акчалата түләү ала ала

    2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче балалары туган яисә уллыкка-кызлыкка бала алган хатын-кызлар ай саен түләүгә хокуклы.

    Әлеге түләүләргә Россия Федерациясе гражданлыгы булган, даими рәвештә РФ территориясендә яшәүче кешеләр дәгъва итә ала. Ә гаиләнең җан башына уртача кеременә килгәндә, ул хезмәткә сәләтле халыкның елның икенче кварталында Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумының бер ярым тапкыр күләменнән артмаска тиеш. 2019 елда бу сумма 14034 сум тәшкил итә. 2019 елда түләү күләме - 8896 сум.
    Бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча айлык түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә, бу түләү баланың туган көненнән алып биреләчәк. Калган очракларда - аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән алып.
    Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны яисә фактта яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    2020 елның 1 гыйнварыннан ай саен түләү бер кешегә уртача керем түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталында ТРда билгеләнгән хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумыннан ике тапкыр артмаган очракта билгеләнәчәк.
    Гражданнар айлык түләү билгеләү өчен гаризаны бала туганнан соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирә алалар.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: