Әтисе – Керәшен Сәрдәсенннән, ире - Һиндстаннан: Юлия Волкова үз язмышы турында сөйләде
Юлиянең нәсел җебе Керәшен Сәрдәсе авылына барып тоташа
Фото шәхси архивтан
Керәшен Сәрдәсе авылыннан Волковлар/Никитиннар нәселеннән инженерлар да, мәктәп директоры да, Һиндстан илчелеге хезмәткәре дә чыккан, соңгысы БРИКС саммитын әзерләүдә катнаша.
Юлия Волкова дүрт тел белә. Барыбыз да белгән тел – рус телен, татар телендә Питрәч районында туганнары һәм дус кызлары белән аралаша. Дипломлы тәрҗемәче буларак инглизчә иркен аралаша, ул КФУ филфагын тәмамлаган. Һәм хинди телендә сөйләшә, чөнки ул индуска кияүгә чыккан һәм бер ел Һиндстанда яшәгән, ә хәзер Мәскәүдә Һинд илчелегендә эшли. Хәзер илчелектә эш тыгыз, мөһим вакыйгага – Казандагы БРИКС саммитына әзерлек бара. Әмма Юлия Николаевна район газетасына үзенең нәселе һәм язмышының гаҗәеп борылышлары турында сөйләргә вакыт тапты.
ТУГАН ҖИР
Юлиянең нәсел җебе Керәшен Сәрдәсе авылына барып тоташа, анда аның әтисе ягыннан бабасы Алексей Григорьевич Волков яшәгән, ул 1929 елгы, икътисадчы булып эшләгән, әбисе Мария Васильевна Волкова – фельдшеракушер булган. Аларның нәсел варислары – беренче буында Татария, ә икенче буында – Россия һәм чит илләргә таралган. Барысын да санап та бетереп булмый, олы уллары Геннадий Чаллыда мәктәп директоры, Валерий Казанда корректор һәм мөхәррир була. Аның улы – хәрби, гаиләсе белән Таҗикстанда яши, хәзер махсус хәрби операция зонасында, инде беренче тапкыр гына түгел.
Фото гаилә архивыннан
Әнисе ягыннан карт бабасы Семенов Михаил Матвеевич сугышта катнашкан, 1943 елда һәлак булган, Герой исеменә тәкъдим ителгән, ләкин аны алмаган. Әбисе Марина Михайловна Никитина һәм аның уллары туган районнарында яши. Ә кызы Евдокия журналистика факультетын тәмамлаган һәм күп еллар “Ватаным Татарстан” һәм “Туганайлар” редакцияләрендә эшләгән.
– Минем әти-әнием Казанга укырга дип килгән, – дип сөйли Юлия Волкова. – Әнием Елена Федоровна – җиңел сәнәгать техникумына, әтием Николай Алексеевич – КАИга керә, аннары озак вакыт “Казаноргсинтез”да эшләде. Хәзер, яшәү урынын алыштыру сәбәпле, “Радиоприбор” заводына күчте. Әни аңардан ерак түгел, медицина техникасы җитештерүдә эшли. Минем энем Алексей хатыны һәм кызы белән Казанда яши. Казан авиация көллиятен тәмамлады һәм төрү материаллары җитештерү заводында хезмәт куя.
ХЫЯЛГА ИЛТҮЧЕ ЮЛ
Беренче сыйныфка кергәндә Юлия Волкова әти-әнисе белән берничә мәктәпкә барып карый, бары тик 38 нче мәктәптә генә беренче сыйныфта татар телен тирәнтен өйрәнү белән бер урын табыла. Соңрак татар телен яхшы белүенең кирәге чыга аңа.
2007 елда кыз мәктәпне тәмамлый һәм документларын төрле югары уку йортларына тапшыра – төзелештән алып медицинага кадәр. Ләкин үзе укырга хыялланган – Казан университетына, филология факультетына бирми. КДУ йә бик сәләтле кешеләр өчен, йә байлар өчен, дигән сүзләр куркыта аны. Бәхеткә, Юлия документларның төп нөсхәләрен тикшереп биреп бетермәгән була, һәм беркая да укырга кермичә кала.
– Бер елны бушка үткәрмәс өчен, мин 4 нче һөнәри лицейда секретарь-машинисткага укыдым, – дип сөйли ул. – Документлар белән эшләү буенча белем алдым, клавиатурага карамыйча гына текст җыярга өйрәндем. Фәнни җитәкчем миңа КДУда, кабул итү комиссиясендә практика үтәргә урнашырга булышты.
Биредә практика узганда Юлия документларны тапшыру механизмын, күп кенә укытучыларны һәм хезмәткәрләрне, биналарның кайда урнашканын камил өйрәнә. Практикасы тәмамлангач та, аның тагын бер ай эшләвен сорыйлар. Параллель рәвештә ул лицейда диплом яклый, университетта эшли, әзерлек курсларында укый. Бу юлы ул филология факультетына гариза бирә һәм имтиханнарны уңышлы тапшыра.
ЯЗМЫШ МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ
Аннан соң язмыш чорнаган йомгактан җеп сузыла башлый. Документлар белән эш итә белгән һәм тиз җыючы, тырыш һәм җаваплы кызны яңадан кабул итү комиссиясендә эшләргә чакыралар, ә аннары уку эше буенча проректор Владимир Бухминга – кабул итү бүлмәсенә секретарь итеп тәкъдим итәләр.
– Миңа 19 яшь иде. Мине җаваплы секретарь кабинетына чакыргач – нәрсәне дә булса дөрес эшләмәдем ахыры, дип курыктым. Уйларга вакыт бирүләрен сорадым. Бу авыр карар иде – бер үк вакытта эшләргә һәм укырга кирәк. Ләкин мин ризалаштым.
КДУны КФУ дип үзгәрттеләр, ә Бухмин студент кызны чит ил студентлары өчен яңа оештырылган әзерлек факультетына эшкә чакыра. Университетны тәмамлагач, 2014 елда Юлия Волкованы КФУның Аккредитация бүлегенә әйдәп баручы белгеч итеп алалар. Аңа хәтта ректор да үз рәхмәтен җиткерә, 2018 елда язмыш шәхси тормышны җайлау өчен яңа борылыш ала.
КИЯҮГӘ ЧЫГУ ТАРИХЫ
Юлия Волкова ярты ел Казан медицина университетында эшли, анда да чит ил студентлары күп була. Юлия КФУ тәҗрибәсе буенча менталитетлар аермасының нәрсә икәнен яхшы белә һәм аралашуны бары тик эш мәсьәләләре белән генә чикләргә тырыша. Әмма ерак Һиндстанның Махараштра штатындагы Пуна шәһәреннән килгән егетне бу туктатмый. Ганеш Зурале Казанга врач булырга хыялланып килгән. Юлиянең кире кагуын җиңү җиңел булмый аңа, ләкин ул бирешми.
Шул ук 2018 елда Юлия Волкова Татарстан Министрлар Кабинетына эшкә урнаша – анда тиз җыю, аудиоязмаларны расшифровкалау һәм документлар белән эшләү таләп ителгән. Эшкә урнашканда ул берничә этап уза, һәм мөмкин булмастай тоелган эш чынбарлыкка әверелә. Татар телен камил белүенең дә, “Нишләп үзеңне сынап карамаска” дигән принцибының да кирәге чыга.
– Мин чит ил кешеләре белән бик аралашмый идем. Ганеш белән танышуны ниндидер җитди әйбер дип карамадым, – дип сөйли Юлия Волкова. – Ләкин аның үҗәтлеге шуңа китерде, 2021 елда Һиндстанда без үз никахыбызны теркәдек һәм туй үткәрдек. Бер ел мин Һиндстанда, Нью-Делида яшәдем, анда ирем “Макс” шәхси клиникасында онколог булып эшләде. Бер елдан соң минем виза бетте, өстәвенә мин гаиләмне, үз илемне, андагы ризыкны, һава торышын бик сагындым. Һиндстан – экзотик ил, бу туристларны җәлеп итә, әмма анда даими тормыш – бөтенләй башка.
КИТАПХАНӘЧЕ-КҮЧЕМСЕЗ МИЛЕК БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА ТӘРҖЕМӘЧЕ
Ир белән хатын Россиягә күченергә мөмкинлек эзли. Ганеш бу елның августында Мәскәүдәге Сеченов медицина университеты ординатурасына укырга керә.
Юлия башта онлайн эшләгән, ә бер ел элек Һинд илчелегендә вакансия турында белгән. Конкурс бик зур була – бер урынга 200 кеше, квалификацияле һәм тәҗрибәле кешеләр. Юлия хәтта сайлап алуны узарга да өметләнми, ләкин “Нигә үзеңне сынап карамаска” дигән принцип тагын үзен аклый. Ул Джавахарлала Неру исемендәге мәдәният үзәге китапханәсендә эшли, бер үк вакытта концертлар, күргәзмәләр, мәдәни чаралар оештыра. Хәзер зур илчелекнең зур хуҗалыгы белән шөгыльләнә – күчерү, транспорт, логистика, хезмәт күрсәтүче персонал. Шул ук вакытта тәрҗемәче булып кала.
– БРИКС саммитына әзерлек бик киеренке, – дип сөйли Юлия Волкова. – Хәзер Һиндстанның Чит илләр эшләре министрлыгы хезмәткәрләре килүгә әзерләнәбез, алар бер атнага иртәрәк киләчәк. Аларны урнаштырырга, элемтә, телефон, интернет белән тәэмин итәргә кирәк.
Юлия билгеләп үткәнчә, илчелек хезмәткәрләре ай саен диярлек Казанга рәсми визитлар белән дә, туристлар буларак та килә. Казан ошый, Казанны беләләр, бигрәк тә 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатыннан соң шәһәрне ишетеп беләләр, БРИКС саммиты аны тагын да танытачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа