Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Атказанган артист укучылар өчен мастер-класс үткәрде

2019 ел Россия Федерациясендә “Театр елы” буларак игълан ителде. Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында, җыен, сабантуй кебек бәйрәмнәрдә, туй йолаларында күренә. Заманнар үтү белән, билгеле бер тарихи шартларга бәйле рәвештә, профессиональ театр мәйданга килә. 15 апрельдә үзәк китапханә хезмәткәрләре Питрәч икенче мәктәбендә якташыбыз Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлназ Шәүкәт кызы Нәүмәтова белән очрашу кичәсе уздырдылар.

Кичә Россия күләмендәге һәм халыкара конкурслар лауреаты, районыбызның нәни сандугачы Кирилл Спичков башкаруында “Хәерле юл” җыры белән башланып китте.
Кичәбездә катнашучыларны Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин сәламләде.
Очрашу барышында Гөлназ ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштырып үтте, үзенең моңлы, матур тавышы белән җыр бүләк итте. Ул уйнаган спектакльләрдән видеоролик күрсәтелде.
Тәҗрибә туплаган актриса залда утыручы укучыларга мастер-класс үткәрде.
“Җәүһәр” татар халык ансамбле дәвамчылары “Җәүһәрчекләр” ансамбле башкаруында “Зиләйлүк”, “Өммегөлсем” җырлары яңгырады (җитәкчесе И.Хәлимов, Л.Кәримова).
Кичәдә катнашучылар Гөлназ ханымга кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Якташыбыз белән очрашу кичәсе сизелми дә үтеп китте, ул якты хис-кичерешләргә бай булды. Кичә ахырында мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фазылҗанов, Питрәч икенче мәктәбе директоры Хәбир  Сәйфетдинов якташыбыз Гөлназ ханымга иҗади уңышлар теләп, бу очрашу кабат кабатланыр дигән теләктә калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса