Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Атлар минем өчен тормыш мәгънәсе”

Ул әле бик яшь, шуңа да карамастан, тәҗрибәсе, белеме, ә иң мөһиме - үзенең тормышын аннан башка күз алдына китерә дә алмаган яраткан эше бар.

Рәмис Гайнуллин тумышы белән зур булмаган Татар Тау Иле авылыннан. Ул биредә туа, үсә, ә сигезенче сыйныфтан соң Нариманов исемендәге колхозда эшли башлый. Аның әти-әнисе дә бөтен хезмәт юлын биредә үтә.

- Миңа биредә бөтен нәрсә ошый иде, эшем дә авылым да. Шуңа күрә, читкә китү, югары белем алу турында уйлап та карамадым. Мин бу адымны уйлап эшләдем.

Ә менә аның икенче шөгыле - атлар белән мавыгуы турында бөтен авыл белә торган була. Аның бу мавыгуы елдан-ел арта гына. Аптырарлык та түгел, аның туган йортында ул үзен белә-белгәннән бирле 2-3 ат асрыйлар. Шуңа күрә дә Рәмис кечкенәдән аларны карау, тәрбияләү тәртибен белә. Балачак мавыгуы вакытлар үтү белән чын ирләр эшенә әверелә. Моннан ике-өч ел элек ул крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәрә. Бүгенге көндә аның 20дән артык аты бар. Бу эштә аңа абыйсы булыша, Рәмис комбайн штурвалы артына утырганда ул аларны үзе генә карап тора.

- Биредә спорт ярышларында катнаша торганнары да (сүз уңаеннан, Рәмис даими рәвештә Сабантуйларда атлар чабышында катнашып, күп кенә призлы урыннарга лаек була), җигелә торганнары да, тайлар да бар, - ди Рәмис. Без аның белән "Ак Барс-Питрәч" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы конторасы янындагы кырда очраштык.

Башка комбайнчылар белән бергә ул да үзенең "тимер атын" чистартып, төзекләндереп, киләсе сезонга кадәр әзерләп куярга алып килгән. Рәмис өчен бу беренче генә урып-җыю сезоны түгел. Соңгы берничә елда ул комбайнчы ролендә, ә моңа кадәр комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Бүген аңа энекәше ярдәм итә.

Сөйләшү барышында Рәмиснең тере атлар белән генә түгел, җитди тимер техника белән дә үз телендә яхшы аңлаша белүе ачыкланды. Быелгы сезонда ул үзенең комбайнында 20 мең тоннадан артык бөртекле суктырган. Район буенча иң беренче ун мең тонна суктыручылар арасында район башлыгыннан премиягә дә лаек була ул.

- Район башлыгы үзе кырга килде, - ди Рәмис, котлады, премия тапшырды, уңыш теләде. Ә быелгы сезонны начар булды дип әйтмәс идем. Әлбәттә, икмәк җиңел генә бирелми, шулай да без тырышып эшләдек, игеннең бер генә бөртеген дә югалтмаска тырыштык. Шушы көннәрдә генә рапсны җыеп бетердек әле.

Аз гына буш вакыты барлыкка килүгә Рәмис үзенең атларының берсенә утырып кырларга чыгып китә.

- Мин атларны бик яратам. Алар искиткеч җан ияләре: акыллы, тугры, рәхмәтле. Ә хуҗалыктагы файдалары турында әйтеп тә бетерерлек түгел. Кызганыч, хәзерге яшьләрнең атларга бик исе китми. Аларны хәзер күбрәк компьютерлар кызыксындыра. Ә бит атта бер генә тапкыр йөреп килүе дә алтыштыргысыз бәхет ул! Атлар минем өчен тормыш мәгънәсе.

2015 елгы урып-җыю чорында "Ак барс-Питрәч" ҖЧҖ комбайнчысы Рәмис Гайнуллин үзенең "Нью холланд СХ 6090" комбайнында 20553 центнер бөртекле суктыра. Бу район буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Рәмис үсемлекчелек өлкәсендә җиңүчеләр сафына керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса