Алга
  • Рус Тат
  • Атта да бар гаеп, тәртәдә дә

    Беркөнне редакциягә даими укучыбыз, үзе дә газетабызга мәкаләләр юллап торучы актив хәбәрчебез - Осиново бистәсендә яшәүче Гатин Вәгыйзь абый килеп керде. Аның йөзендә борчылу чалымнары сизелде. Ул почта хезмәтеннән канәгать түгеллеген белдерде.

    Һәрберебез газета-журналларны көтеп алабыз. Безнең халык укырга бик ярата. Әмма шактый акча тотып язылган нәшрият басмалары вакытында килмәсә, ачу килә. Иң элек почтальоннарны сүгә башлыйбыз. Әнә Вәгыйзь абый да шулардан зарланып килгән. 2012 елның II яртыеллыгына вакытлы матбугатка, тормыш мәшәкатьләре артыннан куып, вакытында язылырга өлгермәгән. Шуңа карамастан, "Себерке" һәм "Алга" газеталарын китергәннәр. "Кемдер бу газеталарны ала алмый калган бит инде", - ди ул. Ичмаса, газеталарга язылучы фамилиясе, йә йорт номеры язылмаганлыгын да әйтә.
    Осиново бистәсендә элек Фирзия Гыйльманова почта өләшкән. Эшенә бик җаваплы караган, бөтен гаиләсе белән почта тараткан. Бистә халкы аның эшеннән бик риза булган. "Берни югалмады, хат-хәбәрләр дә вакытында килеп торды", - дип өсти Вәгыйзь абый. Фирзия ханым киткәч, хәлләр кирегә үзгәрә дә куя. Заказ хатка хәбәр килми, йә башка кешенекен китерәләр, йә җирдә аунап яталар. Вәгыйзь абый үзе белән шундый унлап заказной хат квитанцияләре, башка кешенең хатларын күтәреп килгән иде. Мәсәлән, Волкова Наталья Васильевнага Мәскәүдән хат килгән. Датасы 2012 елның 1 апреле. Шакрамов Илнар Назифовичка дигән хат бөтенләй җирдә аунап яткан. Датасы 2011 елның 15 августы.
    Хәлгә ачыклык кертү өчен почта үзәгенә юнәлдем. Бәхеткә, үзәк җитәкчесе Надежда Михайловна Журавлева да шунда иде.
    Чираттагы ялда булса да, эшенә сугылган мәле иде. Аңа килүемнең сәбәбен аңлаттым.
    - Осиново бистәсе иң авырткан җиребез инде ул безнең. Вәгыйзь әфәнде дөрес әйтә. Элек бик яхшы почтальон эшләде анда. Ул киткәч алган почтальоныбыз, кызганычка, салырга хәвәс хатын булып чыкты. Эшенә намуслы карамады. Аны эштән алдык. Яшь кыз урнашкан иде. Бер атна түзде. Аннары баш тартты, - диде ул. Кешенең усаллыгына, ачы теленә чыдый алмаган. Хәзер бу торак пунктта почтальон юк. Эшкә килергә теләүче дә күренми икән. Кем килсен? Хезмәт хакы түбән (6 мең оклад, 10 процент премия һәм соцпакет), участоклар зур.
    - 22 шәр километр урарга туры килә аларга, - ди Надежда Михайловна.
    Әйе, сәламәтлек тә, чыдамлык та кирәк бу эштә. Елның төрле фасылында һәр йорт саен йөреп чыгарга аяк та кирәк бит әле. Әлегә Осиновога узган ел эшкә урнашкан бик тырыш, тыңлаучан почтальон Раиса Павловна Сучкованы почта таратырга күндергәннәр. Ул да бит тимер түгел, Питрәчкә дә, Осиновога да һаман йөри алмый. Аның белән дә сөйләшеп алдым. Ул бистәдә йорт номерлары, квартир номерлары, ящиклар юклыктан зарланды. Менә шундый вәзгыять.
    Почтальон булып, нигездә, өлкән яшьтәге, озак еллар хат таратучылар эшли. Алар да китсә, кем килер бу эшкә, дип борчыла җитәкче. Узган ел бер егет альтернатив армия хезмәтен аларда узган. Ул да вакыты җиткәч, "Бер көн дә эшләмим, үгетләмәгез дә!" дигән.
    Нинди чаралар күрелә соң, дип сорыйм Надежда Михайловнадан. Болай барса, вакытлы матбугатка язылучылар кимиячәк бит, димен. Әлегә "Россия почтасы" ягыннан бернинди үзгәрешләр, чаралар күрелми икән, киресенчә, узган ел ярты коллективны кыскартканнар, әле тагын кыскарту көтелә.
    Былтыр районга 1 велосипед биргәннәр. Ә бит бездә 20 почта бүлекчәсе эшли. Быел берничә велосипедка заказ биргәннәр.
    Почтаның үзендә абонент ящигы куярга мөмкин. Бу уңайлы да, ышанычлы да. 2 нче мәктәп укытучыларының күбесе шулай эшли. Сүзен йомгаклап, Надежда Михайловна төзүчеләргә мөрәҗәгать итте. Яңа йортны тапшырганда почта ящиклары куярга онытмасыннар иде. Бу аларның турыдан-туры вазифаларына керүен дә ассызыклады. "Югыйсә, халык безгә килә, бездән таләп итә, ди ул. Ә Вәгыйзь абый, хатларны почтага китерсен. Ул аларны үзендә тотарга тиеш түгел", - диде. Менә шулай, гаеп атта да, тәртәдә дә бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: