Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Август ае – карлыган, крыжовник үрчетү вакыты

Җәйнең соңгы аенда бакча эшләре

Нигездә, алар вегетатив юл белән үрчетелә. Карлыганны ике бөреле чыбыкчадан да, 5-6 бөреледән дә үстерергә була. Яисә карлыганның ян-яктагы җиргә якын ботакларын җиргә бөгеп, тамырландырып үстерергә дә мөмкин. Тамырландырган вакытта сузып саласың да төбеннән 30 см читтәрәк кисем ясыйсың. Бу, нигездә, карлыганның бер еллык ботагына эшләнә. Аны чокырга күмдереп, су сибеп, өстен туфрак белән каплыйсыз. Дымны саклау өчен мүлчәләргә дә онытмагыз. Язга ул тамырланып яфрак җибәрергә дә мөмкин. Киләсе көзгә аерым куак була, аны күчереп утыртырга кирәк булачак.


Ике бөреле чыбыкчадан үрчетү өчен карлыганның иң таза, сәламәт 3-4 еллык ботакларыннан чыккан бер еллык ботакларны сайлап алып, 16-18 см озынлыкта кисәсе. Һәрберсендә 5-6 бөре булырга тиеш. Утыртканчы юеш чүпрәккә төреп тотасы. Карлыган чыбыкчаларын утырту өчен махсус урын – питомник әзерләнә. Аңа ашлама кертергә кирәк. Һәр квадрат метрга черемә дә, компост та, минераль ашламалар да кертелә. Шуңа рәт-рәт итеп чыбыкчалар утыртыла. Ягъни, 50-60 см киңлектәге түтәл ясап, ике рәт утыртырга мөмкин. Рәт арасын 40-50 см калдыралар. Ике чыбыкча арасы 8-10 см булырга тиеш. Алар 45 градус авышлыкта утыртыла. Бөреләргә килгәндә, бер-икесе туфрак белән күмдерелә, өченчесе туфрак тигезлегендә кала. Шулай ук яфрак җибәрү өчен өске өлешендә бер-ике запас бөре булырга мөмкин. Туфрак белән тигез калдырылган бөре тамырланырга да, яфрак та җибәрергә тиеш. Билгеле, утырткач яхшылап сугарырга, аннан соң йә торф, йә черемә белән мүлчәләргә онытмагыз. Мондый юл белән утырткан карлыган бер-ике атнадан тамырлана башлый. Чыбыкчаларны 10 сәгать тамыр стимуляторында тотсагыз, тамыр җибәрү тизләнә.


Крыжовник та шушы ук ысул белән үрчетелә. Кара бөрлегән, киресенчә, очыннан тамыр җибәрә. Бөгелеп төшә дә очы җиргә тиеп, шуннан тамыр җибәрә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр

2
X