Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Авиация басымы һәм шартлау имитацияләнәчәк»

«Әлбәден» хәрби уеннары» фестивале Идел буе федераль округы финалында икенче урынны алды һәм «Russian Event Awards»-2019 вакыйгалы туризм өлкәсендә «Туристлык чарасының иң яхшы идеясе» номинациясендә милли премия алды. Мондый проектлар киштәдә озак ятмый, шунда ук тормышка ашырыла башлый. Әлбәден авылы территориясендә дә эш гөрли, беренче сәхнә корылмаларын төзүгә керештеләр инде.

Мондый күләмдәге проектлар безнең район өчен кабатланмас вакыйга булып тора. Фестивальнең нигезендә сугышның беренче көнен һәм зур күләмдә пиротехник эффектлар, бомбардировкалар, хәрби техника кулланып Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 100 реконструктор катнашында Брест крепосте өчен көрәшне тарихи реконструкцияләү тора.
Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музее каршында зур үзгәрешләр бара. Инде Брест крепосте һәм башка объектларның күчермәләре төзелә. Окоп әзер диярлек, ул озын һәм тирән килеп чыккан, димәк, чынбарлыкка максималь якын килеп эшләнгән.
- Немецлар һөҗүме вакытында Мишә елгасы ягыннан авиация басымы һәм имитацион шартлау көтелә. Атыш булыр дип вәгъдә итә алмыйм, чөнки бездә самолет бомбардировщик түгел, күбрәк истребительгә охшаган. Әмма чын баомбалар шартлаган кебек итеп эшләргә тырышачакбыз, хәзер бу турыда реконструкторлар белән фикер алышабыз, - дип планнары белән уртаклашты ТР ДОСААФ идарәсе рәисе урынбасары Владимир Трошин.
Оештыручылар фикеренчә, немец палаткалары Мишә елгасының капма-каршы ярында урнашачак. Кыр уртасында хәрби-кыр кухнясы урнаштырылачак, анда кунакларга чын хәрби ботка ашатачаклар һәм һәр катнашучының сугыш барган вакытка чуму мөмкинлеге булачак.
Иң кечкенә балалар өчен «Оловянный солдатик» зонасын оештырачаклар, анда алар хәрби-спорт активлыкларын күрсәтәчәк. Шулай ук хәрби-тактик уеннар зонасы - лазертаг, страйкбол, төрле тирлар һәм минометтан ату планлаштырыла.
Моннан тыш, фестивальдә хәрби тактик уеннар тәкъдим ителәчәк, алар безнең хәзерге заман армия чынбарлыгын - десантчылар, авиамоделистлар һәм фехтовальщиклар чыгышыннан торачак. Татарстанның атказанган артистлары, шулай ук безнең Питрәч йолдызлары да чыгыш ясаячак махсус концерт мәйданчыклары булачак.
- Биредә санитар батальон зонасы урнашачак, анда «операцияләр», «бәйләүләр» башкарылачак. Без бу өлешене иң яшь буын вәкилләрен тарих белән таныштыру өчен махсус керттек. Чөнки хәзер армия бөтенләй башка, хәтта 10-15 ел элек кенә дә бар да башкача иде, Бөек Ватан сугышы чоры турында инде әйтеп тә торасы юк. Без яшь солдатлар өчен чын ярышлар уздырачакбыз, вакытка киенү, күтәрелеш һәм башкалар. Гомумән, аларга портянкаларның нәрсә икәнен күрсәтәчәкбез, аларны дөрес кияргә өйрәтәчәкбез. Бу бурычлар белән безгә Җиңү волонтерлары оешмасы ярдәм итәчәк. Шулай ук музей территориясендә радиорубкалар урнаштыру планлаштырыла, һәм бу вакыйга беренче көннән үк бөтен дөньяга трансляцияләнәчәк. Өстәвенә, спортның гамәли төрләре буенча авыл яшьләре арасында чемпионат үткәрү планнарында да бар. Ягъни бу каршылыклар полосаларын узу, пневматик коралдан ату, автоматларны вакытында җыю һәм сүтү, - дип сөйләде безгә вакыйгалар фестивален оештыручы Наилә Таҗиева.
Сценаристлар хәзер Гаврилов турында постановка әзерлиләр, ул «Солдат, синең батырлыгың хәтердә» дип атала. Кунаклар дөньядагы бердәнбер герой музеенда була, корал һәм медальләр, сугыш елларының көнкүреш әйберләре күргәзмәсен карый, хәрби техника фонында фотога төшә алачак. Моннан тыш, фестиваль мәйданчыгында раритет автомобильләр күрергә мөмкин булачак, аларның кайберләре дөньяда бердәнбер. «Әлбәден» хәрби уеннары вакыйгалары 22 июньдә Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов туган ягында Хәтер һәм кайгы көнендә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса