Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автоном янгын хәбәргече Питрәчтә шәхси мунчада зур янгынны булдырмый калуга ярдәм иткән

Янгын күзәтчелеге кисәтә

Питрәчтә яшәүче гаилә өчен бу гап-гади көн була. Өлкән яшьтәге ир-ат мунча яккан да өенә кереп киткән, бераздан ул янгын хәбәргече сигналын ишеткән. Шуннан соң ул янгын сүндерүчеләрне чакыртырга ашыккан, алар исә тиз арада килеп җитеп янгынны сүндергәннәр.
- Автоном янгын хәбәргече сигналы янгынна зурга җибәрмәскә, зыян күрүчеләрне булдырмый калуга ярдәм итте. Бу очрак автоном хәбәргечнең файдасы зур булуын раслый, - дип сөйли Питрәч районы янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Максим Лобода.
Моны белү бик мөһим, автоном янгын хәбәргече – янгынның башлангыч этабында аны ачыкларга мөмкинлек бирүче җайланма. Ул куркыныч турында көчле сигнал белән кисәтәчәк, сезне һәм якыннарыгызны зур фаҗигадән саклап калачак.
- Моннан тыш, үз торагыгызны беренчел янгын сүндерү чаралары -  янгын сүндергечләр белән җиһазландырырга тәкъдим итәбез. Янгын сүндергеч башлангыч этапта янгыннарны нәтиҗәле сүндерүгә һәм янгын таралуга юл куймаска мөмкинлек бирә. Кече яшьтәге балаларны һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өйдә  үзләрен  генә калдырмагыз, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, - дип   искәртә район янгын күзәтчелеге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса