Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылдашларга куанычлы бүләк

Узган шимбә Әлбәдендә яшәүчеләргә авыл зираты янына җыелырга, хәтта, яңгыр да комачауламады. Аларның монда килү өчен куанычлы сәбәпләре бар иде. Авылда яңа "Изге Тройсын" часовнясын ачтылар.

Аңа бу исем православие динендәгеләр 19 июньдә билгеләп үткән бәйрәм хөрмәтенә бирелде. Авылда яшәүчеләргә мондый зур бүләкне чыгышы белән Әлбәден авылыннан булган Александр Мураткин ясады. Аның әйтүенчә, ул бу турыда күптәннән уйлап йөргән булган, һәм менә хәзер аны тормышка ашырган.

- Миңа Ходайның ярдәме белән тормышта уңыш елмайды. Миңа башкаларга ярдәм итәр вакыт килеп җитте. Ә ярдәм чын күңелдән, үз теләгең белән күрсәтелергә тиеш. Минем үземнең кечкенә ватанымда, алмашка берни алмыйча, кешеләргә кирәкле булган бүләк ясыйсым килде, - ди Александр Михайлович.

Ә часовня аларга бик кирәк иде. Авылда яшәүче Анна Барматунова сүзләренә караганда, бу аның өчен бик зур, шатлыклы вакыйга.

- Үзегез күрәсез, бүген җылы яңгыр ява. Бу бик яхшы билге. Без часовняны бик озак көттек.

Ә Анастасия Грошева рәсми ачылышны көтеп тора алмады, часовня эченә үтте. Ул күргәннәрдән бик канәгать калды.

- Бик матур, шулкадәр ошады. Мин бүген чын-чынлап бәхетле. Аллага шөкер, арабызда шундый изге, мәрхәмәтле кешеләр бар.

Александр Михайлович Мураткин өчен дә әлеге часовняны ачу озак көткән вакыйга. Часовня урыны да очраклы гына сайланмаган.

- Бу зираттта минем әнием, әбием, күп кенә туганнарым күмелгән. Монда Татарстанның гына түгел, ә Россиядә иң матур авылларның берсе Әлбәден авылында туган кешеләр ята. Бу аларга үзенә күрә бер һәйкәл, - дип аңлатты Александр Михайлович.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, часовняны кыска вакыт эчендә төзеделәр. Монда 30 апрельдә эшкә керешкән булганнар.

- Башта без технология буенча бетон салдык, аннан соң 9 майда башка эшләргә керештек. Фундаменттан башладык, аннары стенасын өйдек һәм тиз арада эшне төгәлләдек тә, - диде төзелеш барышы турында төзелеш оешмасы вәкиле Фазыл Нургалиев.

Барлык эшләр ай ярымда башкарылды. Авыл халкы булдыра алганча ярдәм итте. Николай Кузьмич һәм Григорий Павлович Мураткиннар турыдан-туры булышты.

Кызыклы факт, часовня проекты Казан Изге Ана һәм Серафим Саровский иконалы часовняга охшаган. Ул 1888 елда ук төзелгән. Төзүчеләр, моның заманча детальләр белән аның күчермәсе булуын әйтте. Яңа часовняны Татарстанның барлык керәшен приходларының үзәге булган Тихвин чиркәве настоятеле Павел атакай аруландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X