Авылның ышанычлы терәге
Татар Казысы авыл җирлеге районда иң тотрыклы эшләп килүче үзидарә органы булып тора. Җирле үзидарәгә Рус Казысы һәм Татар Казысы авыллары керә.
Аның җитәкчесе Фаяз Кәримуллин әлеге вазыйфада 2008 елдан эшләп килә.
Фаяз Габдуллович - шушы авыл егете, Татар Казысы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлый. Армия хезмәтеннән соң туган авылына кайтып, "Татарстан" колхозында баш инженер булып эшли башлый. Ике елдан аны колхоз рәисе итеп куялар, тик әлеге вазыйфада ул 3 ел гына эшләп кала, чөнки колхоз таркала. Ул яңадан элекке белгечлеге буенча эшли башлый.
Колхозның таркалуы авыл халкын зур борчуга сала. Ул вакытка инде авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнгән Фаяз Кәримуллин да авылны ничек коткарырга дип баш вата. Һәм, ниһаять, район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин ярдәме белән авылда гаилә фермасы оеша. 200 баш мөгезле эре терлек өчен сыер абзары төзелә. Өч ел элек шунда ук 100 баш терлек сатып алына. Алары инде үсеп җиткән. Бүгенге көндә "Макс-Ойл" да 239 мөгезле эре терлек бар, анда 11 кеше эшли. Хуҗалык көннән-көн куәтен арттыра, сөт, ит җитештерә. Әлеге ферма үзенең база хуҗалыгы булмаган Татар Казысы өчен ышанычлы терәк һәм көндәлек эшләрдә ярдәмче булып тора.
- Әлеге гаилә фермасы тагын да киңәеп, өстәмә эш урыннары булдырылыр, дип өметләнәбез, - ди Фаяз Габдуллович. - Без үзебез дә еш кына аларга бульдозер сорап мөрәҗәгать итәбез. Алар безгә гел ярдәм итеп тора.
Бүген авыл җирлегендә 154 шәхси хуҗалык бар. Авылда 506 кеше яши, балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, урта мәктәп эшләп килә. Соңгысында капиталь ремонт үткәрелгән, 66 бала укый. Яңа фельдшерлык-акушерлык пункты да авыл халкын сөендереп тора.
Колхоз таркалганнан соң авыл халкы озак аптырап утырмый. Күпләр үз эшләрен ачып җибәргән. Бүгенге көндә авылның ике эшмәкәре керамзит блоклар ясап чыгара. Озакламый өченчесе дә эшкә керешәчәк. Шәхси кибет, тәрәзә рамнары ясау, пилорам - барысы авылны җанландырып җибәрә, өстәмә эш урыннары булдыра.
Авылда күпләр гаилә бюджетын шәхси ярдәмче хуҗалык исәбенә тулыландыра. Татар Казысы районда шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен бирелә торган кредитларны максатчан кулланучылар арасында алдынгы сафларда бара. Мәсәлән, узган ел 4 миллион сум күләмендә 15 кредит алынган. Әлеге акчага халык бозау сатып алган, терлек асрау өчен биналар төзегән, булганнарын төзекләндергән. Авыл башлыгы да субсидия, кредитларның авыл халкы өчен бик кулай булуы белән килешә. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 828 мөгезле эре терлек бар. Абзарында 10-15 терлек торганда, авыл кешесе кредит алырга курыкмый. Терлек сатудан кергән акчага халык яңа йортлар сала, көнкүреш уңайлыкларын булдырырга тырыша. Авылның күп өйләренә су кергән, ванна, душ бүлмәләре, өйләрендә бәдрәфләре бар. Авыл халкыннан сөтне "Техагромил" һәм "Ватан" оешмалары җыя. Узган ел 355 тонна сөт җыеп алынган. Акчасы вакытында түләнә. Бер үк вакытта авыл халкы үз товарын Казан базарларында да сата. Ит, сөт, сөт ашамлыклары сатып яхшы гына табыш алалар.
Хәзер юллары яхшы булмаган авыллар сирәктер ул. Ә менә авыл эчендәге юллар белән күпләр мактана алмый. Татар Казысы да шулар исәбендә. Халык авыл эчендәге юлларны үз көче белән төзекләндерә. Быел да йөк машиналары булганнар карьердан ташны үзләре ташырга уйлап тора. Моның өчен алар авыл җирлеге башлыгыннан өстәмә эшчеләр дә сораганнар.
- Авыл халкы көченнән килгән кадәр тырыша инде. Шулай да безне юлларны төзекләндерү программасына кертерләр дип өметләнәбез, - ди башлык. - Шулай да бүгенге көндә безнең иң нык борчыганы - авылның ике очын тоташтыручы күпернең төзексезлеге. Инде 3 тоннадан артык машиналарга чик куйсак та, аннан зур йөк машиналары һаман йөри бирә. Хәрәкәтне туктатып булмый, башка юл юк бит. Төзелеш материаллары, ашлык, фураж, башкасын да алып кайталар. Менә хәзер чәчү башланды. Бөтен машиналар, техника шушы күпер аша үтә. Җирле үзидарә бюджетында яңа күпер ясар өчен акча юк. Без бу сорау белән район башлыгына да мөрәҗәгать иттек. Ул быел яңа күпер салачакларын вәгъдә итте, - ди ул.
Фаяз Кәримуллин техникасы булган һәр кешенең транспорт салымын вакытында түләвен әйтә. (авыл җирлегендә 132 транспорт чарасы бар). Ләкин авыл өчен моның бер файдасы да юк, ди ул. Чөнки акча уртак янчыкка китә, шунда югала да. "Әгәр әлеге акчаларның бер өлеше генә булса да авыл җирлегендә калса, без юлларны үзебез дә карый алыр идек", - ди авыл башлыгы.
Хөкүмәт эшен яхшы алып барган Фаяз Кәримуллин зур, тату гаилә башлыгы да. Әнисе, әтисе, хатыны, өч баласы - ике улы һәм кызы белән яши ул. Тормыш иптәше Мәрьям балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Олы кызы быел мәктәпне тәмамлый, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә.
Җирлек башлыгы авылның киләчәге хакында нәрсә уйлый соң?
- Авылның яшәвен һәм тагын да үсеш алуын телим, ди Фаяз Габдуллович. Ә моның өчен дәүләт ярдәме кирәк. Шәһәрләрдә ни генә төземиләр, ә авыл һаман читтә кала бирә. Универсиада тәмамланганнан соң авылларга күбрәк игътибар биреләчәгенә өметләнәм. Авылдашларыма кулдан килгән кадәр ярдәм итеп яшәргә тырышам. Бу минем турыдан-туры бурычым. Эшемне яратып, күңел биреп эшлим, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа