Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл башлыгының иң зур горурлыгы - авылдашлары

Шәле Татарстан Республикасында иң данлыклы татар авыллары рейтингында алдынгы позицияне алып торучы авыл җирлекләренең берсе.

Шәле халкы элек-электән тырыш, максатчан булулары белән аерылып тора. Әлеге авылның уңышларында җирлек башлыгы Илшат Рифат улы Әхмәтҗановның да өлеше зур. Җирле үзидарә көне алдыннан без нәкъ менә үзенең тырыш хезмәте белән туган авылы абруен күтәрүчеләр турында сөйләргә телибез. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Илшат Рифатович үзе турында тыйнак кына, теләр-теләмәс кенә сөйләсә, туган авылы һәм аның халкы турында киресенчә, горурланып, рухланып сөйләде.

Илшат Әхмәтҗанов туганнан бирле Шәле авылында яши. Мәктәпне тәмамлаганнан соң СПТУның җирле филиалында белем ала, ә аннары армия сафларында - Венгриядә танк гаскәрләрендә хезмәт итә. 1990 елда вакытлыча тоту изоляторында постта тора, аннары аны дәүләт автомобиль инспекциясенә күчерәләр, ул акрынлап карьера баскычыннан күтәрелә башлый һәм ДАИ район бүлеге башлыгы була.
- Әгәр армиядә хезмәтне дә санасаң, минем бу өлкәдә хезмәт стажым 23 ел, 9 ай 7 көн, - дип төгәл генә билгеләп үтте Илшат Рифат улы.
Эшләү дәверендә аның хезмәтләре һәрвакыт лаеклы бәяләнгән, Илшат Әхмәтҗанов күп сандагы Рәхмәт хатлары, “Тиешле еллар эшләгән өчен” беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә медальләре, “Фидакарь хезмәте өчен” медале, “Милиция отличнигы”, “ЮХИДИ хезмәтендә аерым уңышлары өчен” күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.
2012 елда лаеклы ялга чыккач та, Илшат Әхмәтҗановның ял итәргә вакыты булмый, чөнки ул тиз арада Шәле авыл җирлеге башлыгы вазыйфасына билгеләнә.
Җиде елда авылны үстерү өлкәсендә күп эшләр башкарыла. Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл куела, 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, спорт мәйданчыгы, күперләр төзелә, авыл клубы, чишмәләр тулысынча төзекләндерелә, үзәк юлга асфальт җәелә.
Үзара салым хисабына яңа зират коймасы тоталар, 131 яктырткычны 307 энергия саклагыч яктырткычларга алыштыралар, 3900 метр юлга вак таш җәяләр. Соңгы тапкыр үзара салым программасында җыелган акчага тагын 2600 метрга вак таш җәяргә планлаштыралар.
- Шәле үзенең халкы аркасында үсә һәм чәчәк ата, - дип кабатлый Илшат Әхмәтҗанов. – Мин бу статусны, Шәле халкы элек-электән яулап алган дәрәҗәне, абруйны саклап калырга гына ярдәм итәм. Бүгенге көндә авылда 3048 кеше яши, 1212 йорт исәпләнә. Яшьләр, шәһәрдә белем алсалар да, авылга кайталар һәм монда төпләнәләр. Күпләр “Рацин-Шәле”дә, җирле амбулаториядә, мәктәптә, балалар бакчасында эшлиләр, шулай ук ярдәмче хуҗалыклар да тоталар.
Шәлелеләр районның иҗтимагый тормышында да актив катнашалар, Сабантуйда ел саен үткәрелә торган команда ярышларында һәрвакыт алдынгы урыннар алып торалар. Илшат Әхмәтҗанов – команданың әйдаманы, “үзенекеләр”нең җиңүе өчен зур энтузиазм белән көрәшә.
Шулай ук өченче ел рәттән Шәле авыл яшьләре командасы хоккей буенча районның ачык чемпионатында призлы урыннар яулый. Ярышлар бик соң үтсә дә, Илшат Әхмәтҗанов авылдашлары белән бергә җанатарлар трибунасында егетләр өчен җан ата.
- Менә күптән түгел безнекеләр Теләче командасы белән уйнадылар, 3:1 исәбе белән оттылар, тиздән икенче матч узачак, анда, һичшиксез, нәкъ безнең егетләр җиңү яулаячак, - дип белдерде Илшат Әхмәтҗанов зур ышаныч һәм горурлык белән.
Алар инде 30 ел тормыш иптәше Фәридә Габделхәевна белән бергә кулга-кул тотынып, аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары әтисе юлыннан киткән, Владимир шәһәрнедә юридик институтта укый, хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәре булып эшли. Кызлары менеджмент өлкәсендә югары белем ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса