Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл башлыклары хисап тота

Районда традицион авыл җыеннары башланды. Алар һәр авыл җирлегендә дә узачак. Биредә җирлек башлыклары халыкка уртак казанышлар, тормышка ашырылган планнар һәм агымдагы елга билгеләнгән перспективалар турында сөйли.

Халык белән турыдан-туры әңгәмәләр Кибәк Иле һәм Надеждино авылларында узды. Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы Илһам Кашапов, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, шулай ук районның төрле ведомстволары һәм хезмәтләре җитәкчеләре килгән иде. Надеждино авылында җыен бик эмоциональ һәм җанлы булса, Кибәк Илендә халык үзен тынычрак тотты.
Кибәк Иле авыл җирлеге зур түгел, биредә нибары 98 йорт кына, 248 кеше яши. Узган ел 10 кеше якты дөньядан киткән, ә дөньяга яңа аваз салучылар бөтенләй булмаган. Авылның иң зур проблемасы – эш урыннары булмау. Хезмәткә сәләтле 14 кеше генә Кибәк Илендә эшли, калган 71е авыл яки хәтта районнан читкә чыгып хезмәт куя. Надеждино җирлеге дүрт торак пунктны берләштерә, биредә 210 йорт бар, 322 кеше яши. Узган ел 7 кеше вафат булган, ике бала туган. Эшкә яраклы 183 кешенең 34е - авылда, 48е - районның башка җирлекләрендә, 67се районнан читтә эшли.
Статистика һәр ике очракта да куандырмый, әмма нәкъ менә шундый мәгълүматлар белән авыл җирлекләре башлыклары үз чыгышларын башлап җибәрәләр, ә соңыннан халыкны бюджет чыгымнары белән җентекләп таныштыруга күчәләр, конкрет суммаларны атыйлар. Җирлек бюджетын тулыландыруның бер ысулы - гражданнарның үзара салым программасында катнашуы. Бу программа эшли башлаганнан бирле Кибәк Иле авылында су башнясын яңартырга өлгергәннәр, аның санитария зонасын койма белән әйләндереп алганнар, кечкенә генә күпер салып куйганнар, сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл территориясен төзекләндергәннәр, урамнарны яктырту системасын модернизацияләгәннәр. Әмма вәгъдә ителгәннәрнең барысы да үтәлмәгән әле, чөнки планлаштырылган сумманы вакытында җыеп өлгермәгәннәр. Үзара салым программасында Надеждино авылы халкы да актив катнашкан. Биредә бу акчага яңа балалар мәйданчыгы төзеп куйганнар, чишмәләрне яңартканнар, эшләрнең бер өлеше шулай ук әле үз чиратларын көтә. Узган ел бу авыл бер миллион сумлык республика грантын откан иде. Бу акчаны юллар ремонтлауга тотканнар.
Мондый җыеннарда һәркем үзен борчыган барлык сорауларны турыдан-туры бирә, үз теләкләрен һәм канәгатьсезлеген белдерә ала. Кибәк Иле авылында яшәүче Нәзирә Ситдыйкованы йортын рәсмиләштерү белән бәйле мәсьәлә борчый. 1998 елда үткәрелгән инвентарьлаштыру вакытында, ниндидер сәбәпләр аркасында, авылдагы өч өй исәпкә алынмаган һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә калган. Хәзер исә бу эшне башкарып чыгу өчен авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертергә кирәк. Республика Президенты бу карарны инде хуплаган. Проблема белән актив шөгыльләнәләр, әмма бу эш күп вакыт таләп итә.
Татьяна һәм Дмитрий Прониннар Аркатау авылына күптән түгел генә күчеп килгән һәм биредәге матурлыкка гашыйк булган.
- Татарстанның барлык рус авыллары арасында бу борынгы матур авыл хәзер бик күп паломникларны үзенә җәлеп итә. Шуңа күрә аның уникальлеген саклап калырга кирәк, - диде Татьяна Пронина. Аны чиркәүдән ерак түгел урнашкан күлнең пычрануы борчый, шуңа бәйле рәвештә ул ТР Экология министрлыгына да мөрәҗәгать язган, әмма район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә уйламаган. Югыйсә, проблеманы бик тиз арада хәл итеп булыр иде. Узган ел бер надеждинолы үз зарын хәтта Путинга да җиткерергә өлгергән. Мәсьәлә Петровка авылына юл салуга кагыла. Тик, теләсә кайсы хокукый дәүләттәге кебек үк, безнең илдә дә законнар һәм тәртипләр бар, аларны бозарга хәтта Президентның да хакы юк. Хәзерге вакытта бу юлны бүлеп алырга, законлы рәвештә рәсмиләштерергә һәм барлык теркәү процедураларын узарга кирәк, шуннан соң гына төзелеш турында сөйләшергә мөмкин булачак. Җыенда авыл халкы автобус элемтәсе, чүп чыгару, кар чистарту, газ кертү һәм башка үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса