Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл халкы белән ачыктан-ачык сөйләшүләр

Гражданнар җыеннары районның иң зур торак пунктларында – Ленино-Кокушкино, Шигали, Кощак һәм башка авыл җирлекләрендә узды.

Ленино-Кокушкино авылында узган ел шактый эш башкарылган. Республика программасы ярдәмендә биредә хәзер «Детство» паркы төзелеше тәмамланып килә. Хәзер ул   авыл халкының яраткан ял итү урынына әверелде. Нәкъ менә шушы парк өчен җыенда чыгыш ясаган һәр авыл кешесе район башлыгы Илһам Кашаповка рәхмәт белдерде. Хәзер авылда музей-тыюлыкны төзекләндерү һәм реставрацияләү эшләре бара. Җәен һәм көзен Гагарин урамында юллар һәм тротуарларга асфальт җәелде, табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт ясалды. Хәзер биредә яшәүчеләр үз педиатрларын көтәләр. Тиздән шулай булачак та, дип ышандырдылар авыл халкын. Узган ел гражданнар җыенында ниндидер киеренкелек сизелсә, быел сөйләшү бик ышанычлы һәм җанлы булды. Кешеләр авыл үсеше өчен күпме хезмәт куелуын һәм акча тотылуын үзләре күреп белә. Күпләр авылдашларын быел үзара салым программасында катнашырга чакырдылар. Кызганыч, узган ел биредә сайлаучыларның аз килүе сәбәпле, үзара салым кертү буенча референдум үтмәгән дип табылды.
Кощак авылында быел муниципаль юл фонды акчасына 4 километр асфальт юлга ремонт ясалды, җәяүлеләр кичү юллары, мәктәп һәм балалар бакчасы янында ясалма тигезсезлекләр урнаштырылды. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне бергәләп хәл итүдә шактый зур күләмдә акча тотылса да, үзара салым программасында халык катнашмады.
Иске Шигали авылында үзара салым программасы кысаларында 370 метр юлга вак таш җәелде, Комсомольская, Лесная урамнарында, Яңа Шигали авылында - Луговая урамында поселок эчендәге юлларга вак таш җәелде. Новоселов урамында яшәүчеләр үз көчләре белән  урамнарындагы юлга иске асфальт катнашмасы җәйделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса