Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл халкы хезмәтенә дан җырлыйбыз!

Районның үсеше, аның чәчәк атуы күбесенчә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән тора. Алар авылның иминлеген тәэмин итәләр. Традиция буенча, инде берничә ел Питрәчтә “Уңыш көне”н билгеләп үтелә. Бу көнне игенчеләргә һәм терлекчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәләр. Бу ел да искәрмә булмады. Кыр эшләре тәмамлану уңаеннан район мәдәният йортында сезонга йомгак ясадылар, бәйрәм концерты оештырдылар, сәхнәдә талантлы җырчылар һәм биючеләр чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы алдынгыларына мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләделәр. Терлекчеләр дә һөнәри осталыкларын югары дәрәҗәдә тотуларын дәвам итә. 10 айда 18,5 мең тонна сөт, 28,3 мең тонна ит, шул исәптән 27 мең тонна кош ите җитештерелгән.
“Ак Барс” холдинг компаниясе” АҖ коммерция директоры Радим Нурхәмитов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эшен югары бәяләде.
- Без яхталар, корабльләрдән, костюм, галстуклардан, һава шарларыннан һәм фейерверклардан башка да яши алабыз, ә менә сез җитештергән продуктлардан башка тормышны күз алдына китереп булмый. Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең тырышлык белән өстәлләребездә икмәк, сөт, ит бар.
Уңыш бәйрәме хөрмәтле ветераннарыбыздан башка ничек узсын инде, нәкъ алар районның авыл хуҗалыгы җитештерүе нигезен салучылар. Күпьеллык, фидакарь хезмәтләре өчен өлкән буын мактаулы кунакларына район башлыгы Илһам Кашапов рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.
Бөртекле культуралар мәйданы 1500 гектардан артык булган эре хуҗалыклар арасында лидерлык позициясен акбарслылар алды. Аларда гектардан уртача уңыш чыгышы 25,9 центнер, 8 449 гектар мәйданнан 21 863 тонна ашлык җыеп алганнар. Икенче урында - «Рацин-Шәле» ҖЧҖ, аларда гектардан уртача уңыш чыгышы 23,0 центнер, 3 100 гектар мәйданнан 7 124 тонна ашлык җыеп алынган. Өченчедә – “ТАН” ҖЧҖ, гектрадан уртача уңыш чыгышы 21,9 центнер, 1400 гектардан 3070 тонна ашлык җыеп алганнар.
Бөртекле культуралар мәйданы 500дән 1500 гектарга кадәр булган хуҗалыклар арасында алдынгылар рәтендә – «Булатов Р.Р.» КФХ, «Дәүләтшин А.Р. һәм «Золина Е.Н.» крестьян-фермер хуҗалыклары.
Әлбәттә, комбайнчылар һәм механизаторлар - бәйрәмнең төп геройлары булды. Сезонында алар еш кына иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басуда эшлиләр, җир сөрәләр чәчү чәчәләр, уңыш җыялар.
– Мин кырда 4 ел эшлим, кечкенәдән үк зур машиналарга битараф булмадым һәм алар белән идарә итәргә хыялландым, шуңа күрә үз эшчәнлегемә хобби кебек карыйм, - ди «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖнең 13660 центнер ашлык суктырган һәм район хезмәттәшләре арасында беренче урынны алган яшь комбайнчы Валерий Иванов. – Кемнәрнеңдер нәтиҗәләре күбрәк, ә кемнәрнеңдер азрак. Бу әһәмиятле түгел, без һәрвакыт күмәк, бердәм эшлибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Шуңа күрә, без барыбыз да бертигез дәрәҗәдә.
- Мин 2001 елдан бирле комбайн руле артында. Әлбәттә, уңышны җыю һава шартларына бәйле, әмма без тиешле вакытка өлгерергә тырышабыз. Быел уңыш начар түгел, эшләр вакытында төгәлләнде. Без булдырдык! - ди “Иң яхшы комбайнча” республика конкурсы призерларының берсе, «Ак Барс” Питрәч» ҖЧҖ комбайнчысы Юрий Астраханцев.
Быел Питрәч иген басуларында Эльвира Хаҗетдинованың “Агролак” ҖЧҖ комбайнчысы Евгений Семеновның ярдәмчесе булып эшләвен игътибарга алмый мөмкин түгел.
Терлекчеләр дә бүләксез калмадылар. Сөт, кош ите җитештерү һәм эре мөгезле терлек асрау буенча өлеш керткәне өчен «Ак Барс кошчылык комплексы» ҖЧҖ һәм «Ак барс Питрәч» ҖЧҖ район Советыннан Мактау грамоталары һәм акчалата бүләк алдылар.
Терлекчеләр арасында машина белән сыер саву операторларын, терлек үрчетү һәм симертү операторларын һәм кошчылык комплексы хезмәткәрләрен билгеләп үттеләр.
- Мин үз һөнәремне бик яратам, менә инде 26 ел бер урында хезмәт куям, - ди «Ак барс” кошчылык комплексы» ҖЧҖ хезмәткәре Дарья Шашкина. - Еш кына яңа белгечләрне өйрәтәм, тәҗрибәм һәм белемнәрем белән уртаклашам. Эшләү дәверендә күп сандагы грамота, мактау кәгазьләре һәм бүләкләр алдым – бу мине икеләтә көч белән эшләргә этәрә - хезмәттәшләремнән һәм җитәкчеләрдән мактау сүзләре ишетү бик күңелле бит.
- Катлаулы һава шартларына да карамастан, район хезмәтчәннәре республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә лаеклы өлеш керттеләр, – дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов. - Намуслы, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, Питрәч җиренең кадерле кешеләре!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X