Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Авыл хуҗалыгы җирләре буш торырга тиеш түгел

    Инде күптән кеше аягы басмаган, ташландык кырлар, иксез-чиксез болыннарны күреп күңел әрни. Аларның авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр булуын аңлавы да кыен, чөнки алар күптән ташланган һәм онытылган.

    2020 елда кыр-басуларны карап чыкканнан соң,  инде ничә еллар кулланылмый һәм эшкәртелми торган 8 076 гектар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр ачыкланды.
     Мондый  хәлне төзәтү өчен район башлыгы Илһам Кашапов җитәкчелегендә махсус комиссия төзелде. Атна саен киңәшмәләр уза, анда хуҗалык хуҗаларын, эшмәкәрләрне, авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланмый торган юридик һәм физик затларны әңгәмәгә чакыралар.
    Бу үз нәтиҗәләрен бирде. Хәзер авыл хуҗалыгы әйләнешенә 1200 гектар җир җәлеп ителгән.
    - Хәзерге вакытта төп проблема натуралата пай җирләре бүлеп бирү, кешеләргә 2-5 гектар мәйданлы җирләр карый. Аларны хуҗалыклар эшкәртә алсын өчен, бу җирләрнең хуҗаларына алар белән килешү төзүләрен сорыйбыз, - дип ассызыклады Питрәч районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илназ Дәүләтханов.
    Озак вакыт файдаланмаган һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләреннән файдаланырга җыенмаган кешеләргә административ җаваплылык һәм салым салуны 6 тапкыр арттыру яный. Әмма белгеч фикеренчә, төп бурыч җаваплылыкка тарту түгел, ә бу авыл хуҗалыгы җирләре буш тормасын, ә билгеләнеше буенча кулланылсын өчен эшләнә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: