Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Авыл мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә”

Мәскәүдә Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко авылның социаль өлкәсе хезмәтчәннәре белән очрашты. Анда безнең районда яшәүче, Питрәч беренче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Павловна Егошина да булды. Ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

“Миңа Татарстан Республикасын һәм безнең Питрәч муниципаль районын тәкъдим итү бәхете елмайды, бу очрашуда Россия Федерациясенең 78 субъектыннан килгән катнашучылар булды.
Чарада социаль өлкәнең актуаль мәсьәләләре каралды: авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, социаль өлкәдә эшләүче квалификацияле кадрлар әзерләү, шулай ук авылда белгечләрне, беренче чиратта, яшьләрне калдыру өчен кирәкле шартлар тудыру.
Моның өчен катнашучылар үз өлкәләре өчен сәламәтлек саклауда “Земский доктор” кебек программа кабул итәргә тәкъдим иттеләр. Чөнки авылларга, әйтик, укытучылар бик теләп кайтмыйлар. Бер укытучы биш фән укытырга мөмкин. Ә мондый программа белән яшьләрне авылга җәлеп итәргә мөмкин булыр иде.
Төрле милләт вәкилләре белән аралашып һәм эшләп, мин үзем өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә алдым. Алар барысы да авыл хезмәтчәннәре: укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, бик кызыклы кешеләр. Эш нәтиҗәле булды. Актив диалог алып барылды, катнашучылар өчен ике ирекле микрофон тәкъдим ителде, һәркем үз сорауларын бирә алды. Катнашучылар үзләренең мөһим проблемалары турында сөйләделәр һәм аларны хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр. Валентина Матвиенко һәм авылның социаль өлкәсе вәкилләре арасындагы диалог урыннардагы эшләрнең реаль тормышын белү мөмкинлеген бирде.
Миңа Валентина Ивановна белән турыдан-туры аралашу бәхете елмайды һәм мин авылның социаль өлкә мәсьәләләре башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнарының һәрвакыт игътибар үзәгендә булуын аңладым. Очрашуда катнашучылар резолюция проектын кабул иттеләр, анда авыл территорияләренең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән федераль законнар проектларын карау, кабул итү һәм хуплау өчен тәкъдимнәр бирелгән.
Россия Федерацияcе Федераль Җыены Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенконың авылның социаль өлкәсе хезмәтчәннәре белән ел саен үткәрелә торган шундый очрашулары традициягә әверелде. Аннары очрашуда катнашучылар өчен Мәскәү буйлап күзәтү экскурсиясе һәм “София - 2019” V православие мәдәнияте һәм Русьның кече шәһәрләре, авыл җирлекләре традицияләре фестивале ачылуга багышланган хәйрия концерты оештырылды. Сәхнәдә Зур театр солисты, Россиянең халык артисты Владимир Маторин, “Тальяночка” рус җыры халык ансамбле, “Хутор Духовской” һәм “Усерд” фольклор коллективлары һәм башкалар чыгыш ясады. Мин уңай тәэсирләр алдым һәм фестиваль катнашучыларының таланты һәм осталыгы барлык тамашачылар күңеленә хуш килде, дип ышанам.
Район башлыгы Илһам Кашаповка, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Шәйхисламовка, Питрәч мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитоновага безнең Питрәч районын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәргә ышанып тапшырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса