Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыллар ничек яши?

Вакыйгаларга һәм казанышларга бай булган тагын бер ел узды.

Газета битләрендә без күп кенә мөһим нәрсәләр турында сөйләдек. Әмма авыл җирлекләрен үстерү, авылда тормыш темасы һәрвакыт актуаль булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә, кадерле укучыларыбыз, без сезне җирлек башлыкларының узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырабыз.
Бүген район авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары турында язмалар сериясен ачабыз.  

Янсуар, Татар Казысы һәм Керәшен Сәрдәсе авыллары мәдәният йортларында район башлыгы Илһам Кашапов һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, шулай ук районның төрле ведомстволары һәм хезмәтләре җитәкчеләре белән очрашуга авыл кешеләре җыелды.
Авыл җирлекләре башлыклары быел авыл халкына шәхси ярдәмче хуҗалыкларга карата дәүләт ярдәме турында җентекләп сөйләргә булдылар. Янсуарда зур хуҗалыклар күп түгел, Геннадий Алексеев гаиләсе 6 савым сыеры асрый, ә Николай Алексеев гаиләсендә алар 4, Керәшен Сәрдәсендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны күбрәк, тагын өч КФХ эшли.
- Күп балалы Семеновлар гаиләсе иске ярымҗимерек гараж бинасын үз көчләре белән ремонтлады һәм үз эшен башлады. Мондый кешеләргә сокланасы гына кала, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Николай Морозов. Ә Татар Казысы авыл җирлегендә күпчелек гаиләләр мал-туар асрый һәм шул рәвешле үзләренә акча эшли. Шуңа күрә ярдәм чаралары турында белү һәркемгә мөһим иде.
Татар Казысы җирлегендә узган ел үзара салым акчасына янгын сүндерү машинасы сатып алганнар. Быел аның өчен җылы гараж төзергә планлаштыралар. Тик менә бу машинаны йөртүче штаты каралмаган. Авылда яшәүче Хөсәен Вәлиев район җитәкчелегеннән бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүләрен сорады.
Узган ел берничә проблеманы хәл итеп булды: Янсуарда Мишә аша күпер яңартылды, ә Керәшен Сәрдәсендә берничә йортка күптән көтелгән газ үткәрелде.
Бүген халык җыеннары Кәвәл, Кибәч һәм Пимәр авыл җирлекләрендә уза.


Иртәгә, 16 гыйнварда, җыеннар Кибәк Иле, Надеждино һәм Ленино-Кокушкино авыл җирлекләрендә узачак. Кибәк Илендә җыелыш сәгать 12дә, Надеждинода - 14 сәгатьтә, Ленино-Кокушкинода 16 сәгать 30 минутта башлана. 17 гыйнварда Шигалида 15 сәгатьтә һәм Кощак авыл җирлегендә 17 сәгатьтә гражданнар җыеннары узачак. 20 гыйнварда җыенга Татар Тау Иле халкы (14 сәгатьтә) һәм Пановка авылы халкы (16 сәгатьтә) җыелачак, 22 гыйнварда 15 сәгатьтә Колай, 17 сәгатьтә - Богородск җирлекләрендә җыен булачак.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X